Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Озак яшәү сере – хезмәттә

Тагын ике шәһәрдәшебез олы юбилейларын билгеләп үткән. Гомер бәйрәме белән аларны Түбән Кама җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре, идарәче компания директорлары тәбрикләгән. Пәргизә Вахитовага 95 яшь тулган. Ул Минзәлә районында туып, апасы тәрбиясендә үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек кызны колхозга агроном итеп билгеләгәннәр. Әлеге авыр еллардагы ачлык,...

Тагын ике шәһәрдәшебез олы юбилейларын билгеләп үткән. Гомер бәйрәме белән аларны Түбән Кама җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре, идарәче компания директорлары тәбрикләгән.
Пәргизә Вахитовага 95 яшь тулган. Ул Минзәлә районында туып, апасы тәрбиясендә үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек кызны колхозга агроном итеп билгеләгәннәр. Әлеге авыр еллардагы ачлык, кешеләрнең авырулары, үлүләре турында ул һаман да тыныч сөйли алмый. Аннан 15 ел дәвамында укытучы булып эшләгән. Ике баласы янына Түбән Камага 10 ел элек күченгән, кызы Алсу тәрбиясендә яши. Озак яшәүнең серен Пәргизә апа хезмәттән һәм кәҗә сөтеннән күрә.
* * *
Миргасим Мөхәммәт улы Шакировка исә шушы көннәрдә 90 яшь тулган. Ул тумышы белән Сарман районыныӊ Югары Чыршылы авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда тракторчы булып эшләгәне өчен «1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән. Миргасим ага Шакиров бүгенге көндә юбиляр тормыш иптәше Сәгыйдә апа белән Түбән Камада гомер итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев