Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Онытылып бара түгелме?

«Гаилә» ял паркы – шәһәребезнең иң матур, күркәм урыннарының берсе. Өлкән кешеләргә һава сулап йөрер өчен матур сукмаклар, утырып ял итәргә уңайлы утыргычлар, турник...

Әллә ничә заманча тренажер, акча түләп спорт залларына барып йөрисе дә түгел. Балаларың булса алар да караулы, янда гына балалар мәйданчыгы. Болар барысы да күзәтү камералары астында булгач, куркыныч түгел. Тынычлык яратучыларга алда әйтеп үтелгән сукмаклар: теләсәң җәяү йөр, теләсәң «сәпид»тә чап, яки скандинавча атла. Сукмаклар буйлап йөргәндә синең каршыңа тиеннәр йөгереп чыкмый калмый. Кешеләргә шактый ияләшкәннәр – исләре дә китми, кулдан ашап, фотога да төшәләр. Болар белән беррәттән, берничә түләүле аттракцион да ясаганнар иде... Әллә бәясен кыйммәтсенгәнгә, әллә алдан әйтелгәнчә биек булмаганга, кеше күп йөрми, «Күзәтү тәгәрмәче» дә кайчан карама тик тора.
Менә шушы заманча ял паркында юл кырында гына башын кыңгыр салып, кешеләргә тыныч кына карап утыручы маэмай сыны тора. Кайчандыр бу акча савыты (копилка) бик зурлап ачылды. Анда салынган акчаларны бергәләп санап, исәп-хисап ясалды. Яңа чакта бу копилкага акча салучылар да байтак булды. Хәзер андыйлар шактый кимегәндер. Ни дисәң дә, кабатлап, күрсәтелеп тормагач, һәр яңалык искерә шул. Сүземне раслар өчен, бер көнне иренмичә, паркка барып, бераз утырып кайттым.
Шактый вакыт үтсә дә, бичара эт савытына сумнар түгел, тиен салучы да булмады. Ә кешеләр гадәттәгечә күп. Теге эт яныннан да үтеп-сүтеп йөриләр, тик аңа игътибар итүче генә юк. Әйдәгез, тагын бер шушы этне искә алып, аның «акча янчыгы»на бераз булса да акча салып китик әле. Озакламый салкын кыш башланыр, хуҗасыз, йортсыз хайваннарга аз булса да ярдәмебез тияр. Алар бит безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Илһаммия Гаффарова

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев