Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Онлайн-очрашу

Кол Гали исемендәге милли китапханә "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында 26 ноябрьдә 14 сәгатьтә Ленар Шәех белән онлайн-очрашу уздырачак.

Ленар Шәех – шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, публицист, филология фәннәре кандидаты, ТРның Муса Җәлил, ТР мәдәният министрлыгы һәм Язучылар Берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар Берлеге, Татарстан һәм Рәсәй журналистлар берлеге әгьзасы, Казан, Уфа, Мәскәү, Бишкек, Лондон шәһәрләрендә татар, башкорт, рус, кыргыз, инглиз, алман телләрендә дөнья күргән 20 дән артык китаплар авторы, хәзерге вакытта шулай ук Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире. “Үзегезне кызыксындырган, борчыган сорауларыгызны Кол Гали исемендәге милли китапханәнең Инстаграмдагы nk.biblioteka30 аккаунтына кереп бирергә була”, – дип аңлатты китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.

Фото: https://www.awardslondon.com/ленар-шаехов/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев