Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Онлайн булса да, очраштылар

Түбән Кама мэры Айдар Метшин шәһәребезнең милли оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Чара онлайн узды. Елдагыча, киңәшмәдә үтеп баручы ел нәтиҗәләре турында сөйләштеләр һәм киләсе елга планнар белән уртаклаштылар. Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васил Хафизов быел узган бәйрәмнәр һәм кичәләр турында искә алды. Кызганычка, пандемия аркасында, күбесе онлайн форматта булган. Туры эфирда зурлап уздырылган Бәйрәмнәрнең берсе-«Питрау». Барлыгы 300 дән артык чара оештырылган.

– Хәзерге вакытта бигрәк тә бер гаилә булып дус-тату яшәү мөһим. Бердәм булыйк, горефгадәтләрне, традицияләрне саклыйк, бәйрәмнәрне бергә уздырыйк, кирәк чакта берберебезгә ярдәмгә килик, – дип саный Айдар Метшин.

Васил Хафизов Халыклар дуслыгы йортын яңарту ихтыяҗы турында да искәртте. Төзекләндерү өчен 5,5 миллион сум акча кирәк икән. Киләсе ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүе турында исегезгә төшерәбез. Шәһәр һәм район башкарма комитетлары җәмәгать оешмалары белән берлектә әзерлек эшләрен башлаган инде.

Быел 34 нче чуваш гимназиясенең түбәсе, ниһаять, төзекләндерелде. Хәзер хакимият әлеге уку йортын һәм Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназияне тулысынча яңартуга акча табу белән мәшгуль. Түбән Кама авыл җирлекләрен дә игътибардан читтә калдырмадылар. Бөтендөнья татарларының җирле бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев әйтүенчә, авыллардагы клубларны һәм мәдәният йортларын техник яктан җиһазландырырга кирәк. Айдар Метшин бу мәсьәләне дә тикшерәчәген җиткерде.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев