Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Олы кунак булып кайтканнар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен мәҗлес оештырган. Казан Кремле залларының берсендә узган чарада муниципаль районнардан һәм шәһәрләрдән 52 гаилә катнашкан. Түбән Камадан да бер гаилә шундый хөрмәткә лаек булган. «Без тормыш иптәшем белән сезне чын күңелдән сәламлибез, - дип мөрәҗәгать иткән...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен мәҗлес оештырган. Казан Кремле залларының берсендә узган чарада муниципаль районнардан һәм шәһәрләрдән 52 гаилә катнашкан. Түбән Камадан да бер гаилә шундый хөрмәткә лаек булган.
«Без тормыш иптәшем белән сезне чын күңелдән сәламлибез, - дип мөрәҗәгать иткән Татарстан Президенты кунакларга. - Рухи-әхлакый һәм милли-мәдәни мирас кеше тормышында иң мөһим роль уйный һәм ул гаиләдә башкарыла. Сез дә Татарстанның киләчәге булган балалар үстереп, тиешле тәрбия бирдегез».
Олы кунаклар арасында Түбән Кама муниципаль районының «Үрнәк гаилә - Түбән Кама горурлыгы» бәйгесе җиңүчеләре Әхмәдиевләр дә булган.
Күптән түгел алар кавышуларының алтын юбилеен билгеләп үткән. Мәгъдәния һәм Амундсен Әхмәдиевләр «Нефтехим» заводында эшләгән чакта танышкан,50 ел элек химкомбинатның беренче продукциясе чыккан вакытта белгечләр арасында алар да булган. Гаиләнең гомуми эш стажы 100 ел тәшкил итә.
Амундсен Әхмәтхарис улы һәм Мәгъдәния Әнвәр кызы күп мәртәбә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Әмма үзләре әйтүенчә, иң зур бүләкләре - өч кызлары, җиде оныклары һәм бер оныкчыклары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X