Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өч телдә булачак

Машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасы паспорты (ПТС), транспортны теркәү таныклыгы үзгәргән.

Машина йөртү таныклыгының уң ягында документның исеме һәм андагы башка мәгълүмат рус телендә генә түгел, инглиз һәм француз телләрендә дә теркәләчәк. ПТСның хуҗасы юридик зат (оешма) булса, анда кертелгән үзгәрешләр янына җитәкче имзасы һәм мөһер куелырга тиеш. Кузов төсләрен дә төгәл күрсәтергә кирәк.
«Аерым билгеләр» өлеше дә өстәмә мәгълүмат белән – таможнядагы чикләүләр, транспорт хуҗасы (транспорттан файдаланучы аның хуҗасы булмаса), урыннар саны һ.б. тулыландырылачак. Шундый ук мәгълүмат транспортны теркәү таныклыгына кертеләчәк. Яңа таләпләр 1 декабрьдән гамәлгә керде. Моңа кадәр чыгарылган һәм тапшырылган паспорт һәм таныклыклар 2025 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев