Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«НТР»да нинди үзгәрешләр көтелә?

Ниһаять көтеп алынган көн килеп җитте: иртәгә зур вакыйга - «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә керүче Түбән Кама «НТР» телеканалы респуб-лика күләмендә тәүлек әйләнәсе тапшырулар алып бара торган «Татар-стан-24» каналына күчәчәк. Әлбәттә, һәр яңалык күп кенә сораулар да тудыра. Бу уңайдан, «НТР»ның баш редакторы Наталья РЕДЖЕП-АЛИЕВАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек һәм...

Ниһаять көтеп алынган көн килеп җитте: иртәгә зур вакыйга - «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә керүче Түбән Кама «НТР» телеканалы респуб-лика күләмендә тәүлек әйләнәсе тапшырулар алып бара торган «Татар-стан-24» каналына күчәчәк. Әлбәттә, һәр яңалык күп кенә сораулар да тудыра. Бу уңайдан, «НТР»ның баш редакторы Наталья РЕДЖЕП-АЛИЕВАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек һәм ул тапшыруларда булачак үзгәрешләр турында сөйләде.
«Новости» - яңа вакытта
12 апрельдә тәүлек әйләнәсендә мәгълүмат бирә торган «Татарстан-24» телеканалына күчкәч, «НТР»ның тапшырулар бирү вакыты үзгәрә. Хәзер «Нижнекамские новости» тапшыруы кичке сәгать 7дә башлана (иртән сәгать7дә кабатлап күрсәтелә). Аның эчтәлеге элеккечә үк калачак: ярты сәгать дәвамында шәһәр тормышындагы иң оператив, актуаль һәм кызыклы хәлләр турында, спорт вакыйгаларына һәм һава торышына күзәтүләрне карый алачаклар. Шәһәрдә һәр эш көнендә татар телендә чыга торган бердәнбер «Яңалыклар» программасының эфирга чыгу вакыты элеккечә кала - 18.00 сәгатьтә.
Башка программалар да булачакмы?
Нәкъ элеккечә үк «НТР» телеканалында махсус репортажлар, тематик программалар, социаль һәм хәйрия проектлары, телевизион юрамалар, интервьюлар булачак... Теге яки бу тапшыруның эфирга чыгу вакытын «НТР-Татарстан-24» телеканалындагы анонслардан белергә мөмкин. Болардан тыш, «НТР»да «Город на ладони» дигән кызыклы проект гамәлгә ашырылырга җыена. Ул телевизор караучыларны «онлайн» режимда иң мөһим яңалыклар белән таныштырып торачак.
«НТР» төсләрен алмаштыра
12 апрельдән «Татарстан-24» телеканалында «НТР» логотибы барлыкка киләчәк. Бу Түбән Кама телерадиокомпаниясе үзенең тапшыруларын «Татарстан-24» каналында күрсәтә башлый, дигән сүз. «НТР»ның бизәлеше дә үзгәрәчәк, ул яңа телеканалга яраклаш-тырып стильләштереләчәк. Әлегә кадәр булган гадәти төсләр дә алышыначак. Шулай да, НТРның заставкалары күрсәтелгәндә яңгыраган элекке гадәти музыкадан телевизор караучылар аны тиз танып алачак.
Каналлар исемлегендә
«НТР-Татарстан-24»не ничек табарга?
Түбән Кама шәһәрендә һәм районында яшәүчеләр «Татарстан-24» телеканалы тапшыруларын «Таттелеком», «МТС», «Эр-телеком» операторларының кабельле һәм санлы телевидение челтәрләре аша карый ала.
Моның өчен телеканаллар исемлеген карап чыгарга яки каналны телевизордагы автомат эзләү режимы аша табарга була
Йорттагы гомуми антенналардан, бүлмә антенналарыннан («рогатка») файдаланучылар, шул исәптән, авылда яшәүчеләр өчен телевизорларда «НТР» телеканалы элекке урынында кала.
Алга таба «НТР» телеканалын кабельле челтәрләрдә түбәндәге эзләү кнопкаларына басып, табарга мөмкин:
«Таттелеком» («ЛетайТВ») операторы кабельле челтәрендә: кабельле ТВ - 22нче кнопка, санлы ТВ - 22нче кнопка.
«МТС» («ТВТ») операторы кабельле челтәрендә: кабельле ТВ - 30нчы кнопка, санлы ТВ - 32нче кнопка.
«ЭР-Телеком Холдинг» («Дом.ru») операторы кабельле челтәрендә: кабельле ТВ - 24нче кнопка, санлы ТВ - 22нче кнопка.
«НТР-Татарстан-24» каналын таба алмасагыз?
Әгәр барлык каналлар исемлеген карап чыгып та, «Татарстан-24»не таба алмасагыз, 40-07-70, 077, 41-13-13 телефон номерлары белән «НТР»га шалтыратыгыз. Аннан аерым сезгә генә атап консультация бирерләр. Кирәк булган очракта, «НТР»ның техник хезмәте белгечләре сезнең өегезгә яки офисыгызга килеп, каналны көйләп бирер. Шулай ук, безнең сайт аша да НТР белән элемтәгә керә аласыз. Үтенечләрегезнең берсе дә җавапсыз калмас.
Фотода: Н. Реджеп-Алиева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев