Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ноябрь безне ничек каршы алды?

1 ноябрьгә илебез, шул исәптән түбәнкамалыларда күп кенә яңалыклар белән кердек. Яңа кануннар яки кануннардагы үзгәрешләр тормышыбызның төрле өлкәләренә карый.

Балалар өчен түләүләр


3-7 яшьлек балаларга дәүләттән акчалата ярдәм алучы гаиләләр өчен тапшырасы документлар исемлеге үзгәрде. 1 ноябрьдән алимент турында мәгълүмат тапшырырга кирәк түгел, аны дәүләт органнары үзләре электрон система аша таба.
3-7 яшьлек балаларга айлык түләүләр быел 1 гыйнвардан РФ Президенты тарафыннан кертелде. Акча 1 июльдән күчерелә башлады, аның күләме балалар өчен төбәктәге яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. Түләүгә гаризаны күпфункцияле үзәк яки дәүләт порталы аша тапшырырга мөмкин.
Россия Президенты быел октябрь ахырында имзалаган канун буенча, акча гаиләдәге беренче һәм икенче балага туган вакытыннан башлап, өч яше тулганчы түләнә. Айлык түләү хокукына 2018 елның 1 гыйнварынан алып туган яки уллыкка алынган балаларның әниләре (әтиләре) ия. Әмма гаиләнең урта кереме ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Акчага гариза тапшыру өчен, социаль яклау идарәсенә дә, Пенсия фондына да 2021 елның 1 мартына кадәр барырга кирәкми. Акча автомат рәвештә күчереләчәк. Канун 7 ноябрьдән көченә керә.


Юл-транспорт һәлакәтләрен онлайн теркәп булачак 

Узган ел илнең биш төбәгендә – Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Ленинград өлкәсендә – аварияне, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырмыйча гына, онлайн режимда теркәү буенча тәҗрибә үткәрелде.
1 ноябрьдән Россиянең барлык төбәкләре дә әлеге хезмәттән файдалана алачак. Теркәү өчен, кәрәзле телефондагы «Помощник ОСАГО» мобиль кушымтасында авариядә катнашучылар санын (икедән артмасын) күсәтергә кирәк. Шунысы да бар, бәрелешкән машиналар хуҗаларында ОСАГО полислары булырга тиеш, шулай ук үзләре турында мәгълүматны, авария вакытын, урынын һәм фотоларны күчерү сорала. Ә менә юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрсә, ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә, коткару хезмәтләрен дә чакыртырга туры киләчәк.
Тагын бер яңалык: илдә бу ай башыннан транспорт паспортлары (ПТС) бары тик электрон рәвештә булачак. Анда автомобиль турында барлык мәгълүмат, шул исәптән аварияләр, күрсәтелгән хезмәтләр урын алачак. Әмма кәгазь варианты да әлегә саклана. Беренче электрон ПТСлар узган ел бирелә башлаган иде. Хәзерге вакытта бу хезмәттән бер миллионнан артык кеше файдаланган.


«Мир» картасының яңа мөмкинлекләре


Ноябрь башыннан зур сайтлар түләүләрне «Мир» банк картасы аша да кабул итәргә тиеш булачак. Шулай ук, «Мир» Милли системасы урлауларга каршы чаралар да күрәчәк. Әйтик, түләүне бу карта аша кабул итүче кредит оешма-лары клиентларның куркынычсызлыгы өчен җавап тотачак. Әгәр дә «Мир» картасыннан урлау очраклары ачыкланса, моның өчен кредит компаниясе җавап бирәчәк. Ноябрьдә коронавирус пандемиясеннән зыян күргән эшмәкәрләргә салым түләүне кичектереп тору вакыты тәмамлана. Мондый ярдәм Россиядә апрель аенда кертелгән иде. Салым түләүне кичектереп тору турында гаризалар быел 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.


Юл аша – аерым урыннан


«Росстандарт» рәсмиләштергән милли ГОСТ буенча, автомобиль юлларында җәнлекләр өчен аерым узу урыннары каралачак. Юлларга экодуклар – махсус күперләр урнаштырылачак. Мондый урыннар урман җәнлекләре гомерләрен саклап калачак, дигән фикердә канун чыгаручылар. Башка яңалыкларга килгәндә, шиннарны һәм покрышкаларны, «Гадел билге» товарларны маркировкалау системасында теркәү башлана. Система товарларны кулланылышка кертүне, әйләнешне тикшерүне, әйләнештән чыгаруны күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. «Гадел билге» системасы аша һәркем легаль булмаган продукция турында хәбәр итә алачак.
Ә 7 ноябрьдән сыйфатсыз торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташлама белән түләргә мөмкин. Канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Шулай ук, бу айдан Япониягә самолетлар оча башлады, әлегә Владивосток һәм Мәскәү шәһәрләреннән генә мөмкин. Әмма анда да һәр теләгән кеше түгел, ә эш буенча яки озак вакытка яшәү өчен барып була. Авиарейслар Кубага да ачылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта илдән Белоруссиягә, Казахстанга, Көньяк Кореяга, Египетка, Төркиягә һ.б. урыннарга очарга мөмкинлек бар.
https://rg.ru/.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев