Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме

«Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе тәмамланды. Түбән Кама шәһәрендә һәм районында мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк күп кенә балаларга күпме шатлык китерелде! Алар барысы да кыен хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнә. Беренче итеп бу акцияне Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе игълан итте. Шәһәрдәшләр, яшь гаиләләр, идарә хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ белгечләре бер...

«Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе тәмамланды. Түбән Кама шәһәрендә һәм районында мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк күп кенә балаларга күпме шатлык китерелде! Алар барысы да кыен хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнә.
Беренче итеп бу акцияне Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе игълан итте. Шәһәрдәшләр, яшь гаиләләр, идарә хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ белгечләре бер ай дәвамында мәктәп кирәк яраклары алып килде. Алар барысы да күп балалы Кузнецовлар һәм Григорьевлар гаиләләренә тапшырылды. Аларның өлкән кызлары быел беренче сыйныфка бара. Григорьевлар биш бала үстерә. Ана - декрет ялында, ата кеше «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә аппаратчы булып эшли. Ә менә Кузнецовларның ата-ана хокуклары чикләнгән. Өч баланы әбиләре тәрбияли.
Бу акциядән территориаль иҗтимагый советлар рәисләре дә читтә калмаган. Шәһәрнең 6нчы, 7нче, 8нче һәм 11нче микрорайоннарында балаларын мәктәпкә әзерләүдә кыенлыклары туган 64 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән. Бу эшкә депутат Максим Сперанский һәм «Вахитов-14» хосусыйлаштырылган милек ширкәте (ТСЖ) идарәсе рәисе Гөлбану Кәримуллина да өлешләрен керткәннәр. Бәйрәм итеп оештырылган бу чарага балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән. Концерт та күрсәтелгән. Сүз уңаеннан, әлеге акция микрорайоннарда ел саен уздырыла.
Инвалид балаларның ата-аналар һәм опекуннар ассоциациясенең беренче сыйныфка баручы 10 баласы да мәктәпкә тулысынча әзер. «Скай Сити» кафесы алар өчен бәйрәм уздырган, уенчыклар да бүләк иткән. Букчаларны ассоциация әгъзасы, баласы инвалид булган Альбина Суптеля, язу һәм рәсем ясау кирәк-яракларын нотариус Ләйсирә Шәвәлиева һәм «Бердәм Россия» партиясе бүлеге юнәткән.
Балалар иҗаты үзәге, мәдәният йорты, район авыл җирлекләре, Кама Аланы халкы - кыен хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды.
Акциядән дин вәкилләре дә читтә калмаган. Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендәге «Зәкәт» бүлеге мохтаҗ гаиләләрнең мәктәпкә укырга баручы балаларының 23енә мәктәп букчасы бүләк итте. Букчаларда төрле фәннәр өчен махсус дәфтәрләр, рәсем ясау өчен альбом, төсле карандашлар, буяулар һ.б. бар иде. Тантанада үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов балаларга хәерле уку елы, барлык фәннәрдән дә бик яхшы билгеләре генә алуларын һәм милләтебезнең асыл кызлары, уллары булып үсүләрен теләде. Үзәк мәчетнең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза Латыйпова октябрь аеннан мәчеттә әдәп-әхлак дәресләре башланачагын әйтеп, теләсәләр, укырга йөрү мөмкинлеге барлыгын җиткерде.
Мондый изге эшләрне ярдәмчел, мәрхәмәтле, битараф булмаган кешеләр генә башкара ала. Акция моның шулай булуын күрсәтте. Алга таба да шундый булып калыйк, җәмәгать.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев