Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Мондый чирләрне Аллаһ беркемгә бирмәсен»

28 яшьлек Алинә Әхтәмова химия терапиясенең 10 нчы курсын узса да, лейкоз – «кан рагы» диагнозы куелган яшь хатынның хәле начарая бара.

«Кан рагы»ннан дәвалану кыйммәт – Израиль клиникасында 15 миллион сум акча сорыйлар.

– Ирем белән өйләнешкәч, бала тууын теләдек. Айлинәбез – көтеп алган сабыебыз. Аны үзем таптым, тик аркага анестезия кададылар. Ә дүрт айдан, нишләптер, умыртка баганам сызлаганын сиздем, – дип башлады сүзен Алинә.

Ул авырту узар дип түзә, әмма алга таба сөякләре дә чатнап сызлый башлаган, тән температурасы күтәрелгән. Түбәнкамалы мануаль терапевтка да барган, тик ярдәме тимәгән. МРТ да ясаткан, әмма анысы да тайпылышлар күрсәтмәгән. Табиблар диагнозны «тын юлларының кискен ялкынсынуы»  (ОРВИ) дип куйганнар, «кан анализы тапшыру ихтыяҗы юк», дигәннәр.

Алинәнең ире Тимур хатынын түләүле клиникага алып барып, анализ бирдерткәч, тиз арада хастаханәгә салырга дип юллама язганнар. Бу вакытта хатын тәне авыртуга түзә дә алмаган, аның хәтта сабыен күтәрерлек хәле дә булмаган.

– Ул сызлауны нәрсә белән чагыштырыйм икән?.. Әйтерсең, сөякләрне ваталар. Диагнозны хастаханәдә, кабул итү бүлегендә ишеттем. Бер шәфкать туташы икенчесеннән: «Диагнозын ничек итеп язарга?», – дип сорагач, тегесе: «Кан рагы, дип яз», – дип җавап бирде. Аяк астымдагы җир убылды дип торам. Башым томанда шикелле тоелды, бер айдан аңыма килә башладым, – дип аңлата Алинә.

Хастаханәдә аны тиз арада Казанга җибәрергә әзерли башлаганнар. Анда исә түбәнкамалыны теге дөньядан кайтарганнар, дип әйтсәң дә ялгыш булмас: ул вакытта  хатынның сөяк мие 95 процентка рак күзәнәкләре белән зарарланган. Үзе генә түгел, хәтта кулын да селкетә алмаган Алинәне ире караган.

Әлеге коточкыч авыруга каршы бер ел дәвамында көрәшә. Әмма, кызганычка, җиңә алмый. Инде менә химия терапиясенең 10 нчы курсын уза. Аларны кичергән кеше генә Алинәнең хәлен аңлар. «Капельница» куйгач, ул коса, ашый алмый, җиде көнләп аңы «томалана». Курс тәмамлангач, хәле бераз җиңеләя, тик берничә көннән гемоглобин, тромбоцитлар, лейкоцитлар күләме кими башлый, ялкынсыну процессы башлана.

Дәваланыр өчен сөяк миен күчереп утырту кирәк. Әмма операция бик кыйммәт тора икән. Израиль клиникасында моның өчен 15 миллион сум акча сорыйлар. Алинәнең туганнары ярдәме белән 200 мең сум җыелган. Ә НТР телеканалында аның турында тапшыру чыккач, күчерелгән сумма 2 миллионга кадәр җиткән.

Кеше сулышыннан туктаганчы өметләнә бит. Алинәнең дә яшисе, кызы белән уйныйсы, урамда йөрисе, бәхетле хатын, әни буласы килә. Кызы Айлинәгә дә 1 яшь 3 ай тулган, теле матур гына ачылып килә.

Айлинә килеп, «әннә» дип, кулымнан тарта, үзе белән уйнарга дәшә. Кыен булса да, торам, янына утырам, бергә уйныйбыз. Иремә, әниемә, туганнарыма, ярдәм итүче барлык кешеләргә рәхмәтлемен.

–  Аллаһы Тәгалә мондый чирләрне беркемгә бирмәсен, үземә савыгырга насыйп булсын, дип телим, – ди Алинә.

Кирәк кадәр акча җыелса, табиблар донорны эзли башлаячак. Ә әлегә авыруга каршы «химия» белән генә көрәшәләр. Әгәр дә ярдәм итәргә теләсәгез, акчаны Сбербанк картасына 2202 2004 0966 2689 номерына күчерергә мөмкин (кабул итүче – Алина Рамиловна).

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан

Л

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев