Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Моңнар кайтсын авылга»

Яңа 2017 елга керүгә Кызыл Чапчакта шул исемдәге бәйге игьлан ителде. Бу бәйгедә һәр йорт үзләренең чыгышлары белән үз урамнарының данын якларга тиеш иде. Авыл халкы, шәһәрдән кайткан кунаклар һәр атнаның шимбәсендә рәхәтләнеп, хозурланып, горурланып авылдашларыбызның моңга ничек бай, сәләтле булуларын күрделәр. 4 мартта соңгы концерт Ленин урамы (югары оч),...

Яңа 2017 елга керүгә Кызыл Чапчакта шул исемдәге бәйге игьлан ителде. Бу бәйгедә һәр йорт үзләренең чыгышлары белән үз урамнарының данын якларга тиеш иде. Авыл халкы, шәһәрдән кайткан кунаклар һәр атнаның шимбәсендә рәхәтләнеп, хозурланып, горурланып авылдашларыбызның моңга ничек бай, сәләтле булуларын күрделәр.
4 мартта соңгы концерт Ленин урамы (югары оч), Котылдык урамы (читтән килеп урнашкан авылдашларыбыз урамы) һәм РТС халкы үзләренең чыгышлары белән таң калдырдылар. Менә бит безнең авылда нинди оста җырчылар, баянчылар, биючеләр, сүз осталары бар икән! Бигрәк тә сөендергәне гармунда уйнарга өйрәнеп килүче киләчәк буынның - Нәфис Шәйдуллинның (7нче класс) һәм Дәнис Шәрәфиевнең (2нче класс) халык көйләреннән тезмәләр уйнап, залдагы тамашачыны шаккаттыруы булгандыр, мөгаен.
Соңгы йомгаклау концерты март азагында үткәреләчәк дип, рәхмәт сүзе белән мәдәният йорты директоры Рафаэль Хәмитов чыгыш ясады. Авыл советы башлыгы Бәгъдәнур Ильдарханов һәм авылыбыз егете, депутат Дамир Борханов авылдашларга шушындый бәйгеләр, бәйрәмнәр үткәргән оештыручыларга Галия Хатипова, Фәния Хакимхановага зур рәхмәтләрен әйтеп, хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, беренче яз чәчәкләрен бүләк иттеләр.
Авылыбызда гармун моңнары мәңге туктамас, дигән уйлар белән халык өйләренә таралды.
Рушания ФӘЙЗУЛЛИНА,
Кызыл Чапчак авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X