Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Әһәмиятле юнәлешләрдә лидер булырга тиешбез»

22 февральдә Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы Советларының берләштерелгән сессиясе булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Премьер-министр Түбән Камадагы эшлекле сәфәрен шәһәрнең берничә мөһим объекты белән танышудан башлады. Аерым алганда, ул муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры...

22 февральдә Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы Советларының берләштерелгән сессиясе булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Премьер-министр Түбән Камадагы эшлекле сәфәрен шәһәрнең берничә мөһим объекты белән танышудан башлады. Аерым алганда, ул муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин озатуында әле күптән түгел генә 50 еллык юбилеен билгеләп узган «Шәһәр электр транспорты» предприятиесендә булды. Анда кунакларга узган гасырның 60нчы елларында шәһәрдә йөргән тарихи трамвайны һәм заманча җиһазландырылган яңа модельдәге «Варяг» трамваен күрсәттеләр. Илдар Халиков трамвайларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау цехларын, уку-өйрәнү классын, предприятиенең музеен карады. «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин киләчәккә планнары белән таныштырды. Шул уңайдан, шәһәрнең яңа микрорайоннарына трамвай юлы төзү кирәклеген дә әйтергә онытмады. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен республика ярдәменә дә өмет белдерде. Сүз уңаеннан, трамвай юлының әлеге тармагын төзү «ИнноКам» үсеш проектларына кертелгәнлеген искә төшерү дә урынлы булыр.
Илдар Халиков, шулай ук, шәһәрнең Мәктәп бульварындагы «Дискоцентр» базасында гамәлгә ашырылачак яңа проект - яшьләр үзәге оештыру планы белән танышты. Моношәһәрләр проектлары буенча «Төзекләндерүдә биш адым» программасы кысаларында күп кенә түбәнкамалылар шундый үзәк оештыру турында тәкъдимнәрен белдергән.
Әлеге объектларны карап кайткач, Советлар йортында берләштерелгән сессия үз эшен башлап җибәрде. Анда төп доклад - 2016 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга алга куелган бурычлар турында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады.
Әлбәттә, узган елның төп вакыйгасы - шәһәрнең 50 еллыгын билгеләп узу иде. «Юбилейга нинди уңышлар белән килүебез буенча нәтиҗә ясасак, бу вакыйга - беренче төзүчеләрнең гөлбакчасыдай шәһәр булдыру турындагы хыяллары тормышка ашуын тагын бер мәртәбә раслады», - диде шәһәр мэры.
Айдар Метшин, шулай ук, Түбән Каманың эре химия гигантлары булып торган «Түбән Кама Нефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» һәм
«Түбән Кама шин» җәмгыятьләренең эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Энергетика тармагына күчеп, «Түбән Кама җылылык-электр үзәге»ндә алып барыла торган күләмле модернизациянең беренче этабы тәмамлануын билгеләп үтте.
Узган ел төзелеш тармагында да күләмле эшләр башкарылган: муниципаль районда 100 мең квадрат метрдан артык мәйданлы торак йорт файдалануга тапшырылган. «Тулаем алганда, торак төзелеше өчен 3 миллиард сумга якын акча тотылды. Бу исә төзүчеләргә эш урыннары, ә түбәнкамалыларга барлык уңайлыклары булган яңа квартирлар», - дип ассызыклады Айдар Метшин.
Әлбәттә, йортлар төзү бер нәрсә, аларда яшәүчеләрне социаль объектлар белән тәэмин итү, тиешле транспорт инфраструктурасы булдыру шулай ук әһәмиятле эшләрдән санала. «Яңа төзелгән микрорайоннарда уңай шартларга ия булган сыйфатлы социаль инфраструктура булдыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән бергәләшеп, эзлекле рәвештә тормышка ашырачакбыз», - диде муниципаль район башлыгы.
Аннары ул юлларны ремонтлау, яңаларын төзү, ишегалларын яңарту мәсьәләләренә дә тукталды. Юллар өчен узган ел 871 миллион сум акча бүленгән. Әлбәттә, болары да Республика Президенты ярдәменнән башка гына хәл кылынмаган. Акчаның 430 миллион сумы ишегалларын ремонтлау өчен тотылган. Бүгенге көнгә шәһәрдәге барлык 722 ишегалдының 126сына ремонт ясалган.
Авыл хуҗалыгында игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү буенча да районыбызда күрсәткечләр начар түгел. Мөгезле эре терлекләр саны 2 процентка кимегән булса да, ит җитештерүдә узган елгы күрсәткечләр сакланган, ә сөт җитештерүдә азрак күтәрелеш тә бар. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 25 центнер уңыш җыеп алынган. Соңгы елларда бу сан 22 центнердан артмаганын да исәпләсәк, бу - яхшы күрсәткеч. Агропромышленность тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 9 процентка арткан.
Айдар Метшин чыгышында муниципаль районда һәм шәһәрдә сәламәтлек саклау мәсьәләсе дә читтә калмады. Безнең территориядә соңгы 10 ел эчендә, балалар тууга бәйле рәвештә, табигый үсеш коэффициенты арткан. Узган ел үлүчеләр саны республикадагы уртача күр-сәткечтән азрак булган. Авыручылар саны 1,8 процентка кимегән. «Узган ел Татарстанда яман авыруларга каршы көрәш елы булды. Бу юнәлештә бездә чирләрне булдырмый калуга һәм аларны башлангычында ук ачыклауга зур әһәмият бирелде. Бүген бездә яман шеш авыруларыннан үлү очраклары буенча республикада иң аз, ә аларны башлангыч чорында ук ачыклау буенча иң югары күрсәткечләр», - диде шәһәр мэры.
«Без тормыштагы барлык иң әһәмиятле юнәлешләрдә - мәгарифтә һәм сәламәтлек саклауда, экология һәм куркынычсызлыкта, торак-коммуналь хуҗалыкларда һәм нәтиҗәле идарә итү эшчәнлегендә, кече һәм урта бизнес өчен уңай шартлар тудыруда лидер булып калырга тиешбез», - дип тәмамлады йомгаклау чыгышын Түбән Кама мунициаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин.
Шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сес-сиясендә Илдар Халиков та чыгыш ясады. Ул, беренче чиратта, Түбән Камага килгәч караган объектлардан алган уңай тәэсирләре белән уртаклашты. Яшьләр үзәге турында: «Мондый объектлар гаять зур социаль һәм икътисади әһәмияткә ия», - дип билгеләп узды. Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгына әлеге проектны тормышка ашыру юлларын эзләргә һәм тәкъдимнәрен әзерләргә күрсәтмә булыр, диде Илдар Халиков. Аның фикеренчә, узган 2016 ел Түбән Кама өчен чын мәгънәсендә «йолдыз елы» булган. «Яңартылган шәһәр паркын, Кама елгасы буен, урамнарны, юбилей уңаеннан төзелгән корылмаларны карау өчен бирегә башка шәһәрләрдән килүләре кайда күрелгән хәл! Бу Түбән Каманың яңа сәхифәсе, яңа бите. Түбән Каманың республикага керткән өлеше әйтеп бетергесез! Муниципаль берәмлекләр арасындагы рейтингта ул өченче урынны били. Республикада җитештерелүче барлык промышленость продукциясенең 22 процентын түбәнкамалылар җитештерә. Татарстанда чыгарылган барлык нефтьнең яртысын диярлек «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» предприятиеләрендә эшкәртелә. Болар - якын елларга яхшы инвестиция проектлары булган, дөнья күләмендәге иң заманча предприятиеләр исәбендә. Шуңа күрә икътисади яктан тотрыклы шәһәр һәм регион буларак Түбән Каманың бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә өметле», - дип белдерде Премьер-министр.
Фәрит ИМАМОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X