Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Мин НТРны карыйм»

«НТР» телеканалының «Татарстан-24» республика каналына күчүе сәбәпле, Түбән Кама телерадиокомпаниясе мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Мин НТРны карыйм» дигән конкурс игълан итә. Конкурста мәктәп укучылары, студентлар, балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүчеләр һәм башка өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала. Конкурска түбәндәге эшләр кабул ителә: - А4 форматындагы кәгазьгә теләсә нинди...

«НТР» телеканалының «Татарстан-24» республика каналына күчүе сәбәпле, Түбән Кама телерадиокомпаниясе мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Мин НТРны карыйм» дигән конкурс игълан итә.
 
Конкурста мәктәп укучылары, студентлар, балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүчеләр һәм башка өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала.
Конкурска түбәндәге эшләр кабул ителә:
- А4 форматындагы кәгазьгә теләсә нинди ысул һәм теләсә нинди чара кулланып ясалган рәсемнәр,
- иң күбе 5 минут дәвамлылыктагы видеороликлар. Аларның жанрын катнашучылар үзләре сайлый (интервью, репортаж, видеоклип һ.б.)
Эшләр 20 марттан 28 апрельгә (кертеп) кадәр 9 - 17 сәгатьләрдә түбәндәге адреска кабул ителә:
- рәсемнәрне Химиклар поспектындагы 64 А йортка китерергә,
- видеороликларны, «конкурска» дигән язу белән билгеләп, tsn077@yandex.ru сайтына җибәрергә.
Белешү өчен телефоннар: (8555) 41-13-13, 40-07-70.
Төрле яшь төркемнәре буенча иң яхшы эшләрнең авторларына Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны «НТР»ның www.ntr-24.ru сайтыннан алырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев