Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мөһиме – йолаларны саклап калу

Түбән Камада татар халкының иң матур йолаларының берсе - Сабантуйга бүләк җыю узды. Әлеге чара шәһәрдә берничә ел рәттән үткәрелеп, матур традициягә әйләнде. Дөрес, борынгы гадәт буенча колга тоткан егетләр күренмәде. Шәһәр урамнары буйлап узган тарантаслы атларда милли киемнәр кигән хатын-кызлар һәм ир-атлар, гармунчылар бар иде. Татар халык җырлары яңгырады....

Түбән Камада татар халкының иң матур йолаларының берсе - Сабантуйга бүләк җыю узды. Әлеге чара шәһәрдә берничә ел рәттән үткәрелеп, матур традициягә әйләнде.

Дөрес, борынгы гадәт буенча колга тоткан егетләр күренмәде. Шәһәр урамнары буйлап узган тарантаслы атларда милли киемнәр кигән хатын-кызлар һәм ир-атлар, гармунчылар бар иде. Татар халык җырлары яңгырады. Һәр урынга килеп туктау белән халык бүләкләрен тапшырырга ашыкты.
- Шулай бүләк җыеп, безнең микрорайонда да Сабантуй оештырылды, - ди Химиклар урамындагы 17нче йорт өчен җаваплы булган Руфия Низамова. - Ул бигрәк тә балаларга ошады: бәйрәмебез җырлар, биюләр, уеннар белән узды.
Тарантаслар Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килеп җиткәч, биредә театральләштерелгән тамаша башланды. Тамашачылар татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтүче артистлар чыгышларын кызыксынып карады.
- Төп максатыбыз - бүләк җыю түгел, ә халкыбызның бу матур йоласын яңарту, - дип аңлатты Түбән Кама мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина. - Мондый традицияләрне саклап калу мөһим.
Иртәгә Түбән Камада татар халкының милли туе - Сабантуй гөрләячәк. Аны оештыручылар тамашачылар өчен матур тамаша әзерләгәннәр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев