Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Милли бәйрәмнәр – халык бизәге

Һәр халыкның, һәр милләтнең үзенә хас бәйрәмнәре бар. Аларны мин милли киемнәр белән чагыштырыр идем, чөнки аларның һәрберсе бик матур һәм үзгә була. Кайбер бәйрәмнәр бик борынгы һәм аларның бүгенге көнгә кадәр сакланып калулары, яңа буынга тапшырылулары сокландыра.

Милли мәдәният көннәре кысаларында Түбән Каманың милли-мәдәни оешмалары үзләренең бәйрәмнәрен еш уздырдылар, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Мордва милләте вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында борынгы Балтай бәйрәмен күрсәттеләр. Гадәттә, бәйрәм Тройсыннан соң бер атна узгач, билгеләп үтелә. Аның нигезендә урман хуҗасы аюга мәҗүси йолалар ята. Риваять буенча, 1902 елда бер авылга урманнан Балтай исемле бер бабай килеп, үзен өрәңге ботаклары белән каплап, балаларның күңелен күреп, авыл урамнарыннан узган. Шуннан бәйрәмне шул бабай исеме белән атап йөртә башлаганнар. Ел саен өлкәннәр дә, балалар да аюлар булып «киенеп», үзләрен өрәңге агачы ботаклары белән «бизи», баш киеме – абага яфрагы. «Аюлар» авыл буенча йөргәндә, кешеләр аларны ипи-тоз белән каршы ала. Һәркайсы аю туныннан күбрәк өрәңге ботагын йолкып алырга тырыша. Бу ботаклар белән алар бер-берсенә җилпиләр.
Мари оешмасы әгъзалары исә «Угинде пайрем» («Яңа уңыш бәйрәме») йола бәйрәме белән таныштырды. Угинде – көзнең беренче бәйрәме һәм ул гаиләдә уздырыла. Бу көнне элек яңа оннан икмәк пешергәннәр. Мари оешмасы вәкилләре бәйрәм кысаларында йола җырлары һәм биюләре белән дә таныштырдылар.
Көзен Азербайҗанда гранат җыюга багышланган фестиваль зурлап уздырыла. Ул илдә бу җимешне бик хөрмәт итәләр икән. Менә Халыклар дуслыгы йортында да «Nar Bayrami» дигән кичә узды. Кунакларны «Гранат көне» тарихы белән таныштырдылар, ә бәйрәм ахырында татлы пылау белән сыйладылар.
Үзбәкстанның да гореф-гадәтләре бик күп. Һәр үзбәк гаиләсендә кунакка олы хөрмәт кечкенәдән үк тәрбияләнә. Һәрбер килгән кеше өчен дастархан әзерләнә, аны йомшак мендәргә утырталар, үзбәк чәе тәкъдим итәләр. Түбән Кама үзбәк җәмгыяте Халык-лар дуслыгы йортында мәктәп укучылары өчен милли гореф-гадәтләр буенча чәй эчү мәҗлесе оештырган.

Лилия Заһретдинова
Фотолар: vk.com/ddnnk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев