Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәдәният белән таныштырганнар

Халык иҗаты йортында этник фестиваль узды.

Җирле артистлар җырларда һәм биюләрдә төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен һәм көнкүрешен күр-сәттеләр. Конкурста 200 дән артык кеше катнашкан. Гран-при бүләге «Нардуган» җыр һәм бию ансамбленә тапшырылган. – Конкурста Россиянең 16 төбәге катнаша, ә сезгә без беренче тапкыр килдек. Бу бәйге башкалар өчен дә үрнәк булыр, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Россиянең халыклар Ассамблеясе башкарма комитеты рәисе Назиржон Абдуганиев. «Импульс» бию коллективы үзбәк мәдәнияте белән таныштырды. Екатерина Минеева әйтүенчә, моны алар коллектив җитәкчесе тумышы белән Үзбәкстаннан булганга, Ватаны турында истәлекләрен яңартыр өчен эшләгәннәр. Фестивальгә кызлар тырышып әзерләнгәннәр, милли кием тектергәннәр, кулларында – сүсле мамык тутырылган кәрҗиннәр. Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты 2021 елны Туган телләр һәм Халыклар дуслыгы елы дип игълан итте. Шуңа күрә, мондый фестиваль-бәйгеләр шәһәребездә генә түгел, республикада да даими узачак. Ә химия-технология университетының Түбән Камадагы филиалында «Милләтара дөнья – тормыш нигезе» дигән «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Дәрәҗәле кунак итеп Назиржон Абдуганиевны чакырганнар. Чарада яшьләр, милли-мәдәни оешмалар һәм белем бирү йортлары вәкилләре этник-мәдәни төрлелекне саклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. «Түгәрәк өстәл» өчен урын очраклы гына сайланмаган. Татарстан башкортлары Корылтае һәм химия-технология институтының уртак проекты, Бөтенроссия «ЭтНик-ПроДвижение» проекты булган 16 мәйданчыкның берсенә кергән.

Г.Нигъмәтуллина фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев