Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Матурлыкка күмәсе иде дөньяны

d Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә гадәти булмаган күргәзмә булды. Аның авторы – 30 нчы микрорайонда эшләп килүче «Матурлык дөньясы тудырабыз» клубы җитәкчесе Валентина Былинкина.

Алтын куллы ханым 8 ел элек Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсендә эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, көннәрдән беркөнне Алабуга шәһәренә ярминкәгә баргач, тасма белән эшләнгән күз явын алырдай картиналарны күреп таң кала. Менә шул көннән үзенең дә аларны эшләп карау теләге туа һәм ул беренче кул эшләрен ясап карый. Иҗат җимешләрен ул якыннарына бүләк итә, махсус сорап эшләтүчеләр дә күп икән. Җан җылысын салып, кулдан эшләнгән бу гаҗәеп картиналарны күрергә теләүчеләр, күргәзмә эшләгән көннәрдә, китапханәбезгә күп килде.

Гөлфия МУСИНА

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев