Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Матур хатирәләр белән яши

Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән Вера Боярова редакция белән күптәннән тыгыз элемтәдә. Дөрес, соңгы елларда сирәк килә башлады. Олыгайдым инде, ди. Шулай да, һәр килгәнендә балачагын, яшьлек елларын искә төшереп, кызыклы гына әңгәмә корып утырырга ярата. Түбән Каманы ул башлангычыннан ук белә. Шулай булмый хәле юк, әллә кайчан, Түбән Кама төзелгәнче, бүгенге...

Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән Вера Боярова редакция белән күптәннән тыгыз элемтәдә. Дөрес, соңгы елларда сирәк килә башлады. Олыгайдым инде, ди. Шулай да, һәр килгәнендә балачагын, яшьлек елларын искә төшереп, кызыклы гына әңгәмә корып утырырга ярата. Түбән Каманы ул башлангычыннан ук белә. Шулай булмый хәле юк, әллә кайчан, Түбән Кама төзелгәнче, бүгенге шәһәр урынында булган Актүбә авылында туып үскән кеше ләбаса.
- Олыгайган саен туган авылым Актүбә турында истәлекләр ешрак яңара. Хәзер инде анда яшәгән йортыбыз урынында - шәһәр урамы. Кайчак, менә бу йорт урынында фәлән кешеләрнең өйләре иде дип, күз алдына китерәм, - ди Вера түти Боярова.
Төзүчеләр проспектындагы беренче күпкатлы йортны төзегәндә үк аларның бакчасының бер өлешен кискәннәр. Чөнки эшләр йорттан унбиш метрлап читтә генә бара. Төзелеш тулы куәтенә керешкәч, ул урыннан бөтенләй күченергә туры килә. Алар Афанас авылы янына килеп урнашалар. Актүбәдән тагын берничә гаилә шунда күченә.
Яңа шәһәргә нигез салыну авыл халкы, шул исәптән Вера түтиләр гаиләсе өчен шундый уңайсызлыклар тудырса да, Вера Боярова шәһәрне төзүдә актив катнашкан беренче төзүчеләрдән исәпләнә.
- Һөнәрем буенча ташчы мин. Гомеремнең 25 елын әлеге авыр хезмәткә багышладым. Ирләр генә башкара торган эш белән шөгыльләнүемә үкенмим. Мин яңа йортлар төзергә, кирпеч салырга ярата идем. Бер рәтне тезәсең дә, шуңа сокланып карап торасың. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрүдән дә зуррак бәхет бармы икән? - ди Вера түти.
Төзүче эшенең нәтиҗәсе күзгә күренерлек шул. Әнә бит, шәһәр буенча күпме матур-матур йортлар тезелеп киткән. Аларның шактыена Вера Боярованың да кул көче кергән.
Ул, ташчы буларак, хезмәтен Әнәс Сәхәбетдинов бригадасында, Төзүчеләр проспектындагы йортларның стеналарын өюдән башлый. Кайманов, Вокзал урамындагы йортлар да аның кул җылысын онытмагандыр әле. Озак еллар дәвамында түбәнкамалылар яратып йөргән, үзенчәлекле проект буенча төзелгән «Восход» кинотеатры (хәзер ул юк инде, фотосыннан гына күрергә була) төзелешенә дә Вера Боярованың хезмәте кергән.
Вера түти бүген балаларының горурлыгы - улының кадерле әнисе, оныгының яраткан әбисе. Оныгы Олегның армия сафларында хезмәт итеп кайтуын зур түземсезлек белән көтә ул.
- Улым Руслан да армиядә лаеклы хезмәт итте. Аны башта сәламәтлеге аркасында армиягә алмаска да исәпләгәннәр иде, ләкин аның барасы килде. Барыбер үзенекен итте, дәваханәләрдә ятып, дәваланып, армия хезмәтенә китте, - ди, алар турында сөйләгәндә горурланып, Вера түти.
Бу дөньяда кеше нәрсәсе белән мактаулы? Әлбәттә, күркәм эшләре белән! Синең гомерең юкка гына үтмәгәнме, кешеләр өчен нинди файдалы эшләр башкардың? Бу яктан күңеле тыныч Вера түтинең. Хәзерге вакытта һәркемне сокландырырлык гүзәл Түбән Каманы төзүдә аның да өлеше зур бит. Әнә шуңа куанып бетә алмый ул. Ә туган авылы Актүбә аның күңелендә яши торган икенче дөнья - әби-бабайлар нигезе, туган йорты, балачагы, авылдашлары - хәзер инде барысы да хыялында гына яши торган хатирәләр дөньясы.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: ташчылар бригадасы, 1963 ел (В.Боярова арттагы рәттә уртада);.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев