Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Матур эшләребез бар

Декабрьдә тәмамларга җыеналар Түбән Кама поликлиникаларында ремонт тәмамланырга санаулы атналар калды. Олылар өчен беренче поликлиниканы төзекләндерү ике бинада башкарыла. Ул инде әзер диярлек. Эчтә линолеум җәелә, диварлар буяла, сантехника җиһазлары урнаштырыла. «НФ-строй» подрядчы оешма директоры Фәнил Нәҗмиев әйтүенчә, бу атна ахырында ике катлы бинада эш тәмамлана, ә менә дүрт катлысында...

Декабрьдә тәмамларга җыеналар

Түбән Кама поликлиникаларында ремонт тәмамланырга санаулы атналар калды. Олылар өчен беренче поликлиниканы төзекләндерү ике бинада башкарыла. Ул инде әзер диярлек. Эчтә линолеум җәелә, диварлар буяла, сантехника җиһазлары урнаштырыла.
«НФ-строй» подрядчы оешма директоры Фәнил Нәҗмиев әйтүенчә, бу атна ахырында ике катлы бинада эш тәмамлана, ә менә дүрт катлысында тулы куәттә бара. Ике бинаны блокларга бүлгәннәр. «А» блогында аерым белгечләр һәм терапевтлар булачак. Икенчесенда - «Б», «В», «Г» блокларында 60 ятакка исәпләнгән көндезге стационар, сәламәтлек үзәге, клиника-диагностика лабораториясе, медицина тикшерүе бүлеге һ.б. урын алачак.
Икенче балалар поликлиникасы да көннән-көн үзгәрә. Бинаның яртысы гомумән танырлык түгел: баскычка култыксалар кую, бусагалар беркетү һ.бны эшлисе генә калган.
Ике учреждениедә дә эшләр 30 ноябрьгә кадәр төгәлләнер дип көтелә. Әмма генераль җыештыру, җиһазларны монтажлау, мебельне җыю кебек эшләрне дә исәпләгәндә, авыруларны ул декабрь уртасыннан кабул итә башлаячак, ди төзүчеләр. Исегезгә төшерәбез, быел шулай ук консультация-диагностика поликлиникасы һәм яңа туган балалар патологиясе бүлеге дә яңартылачак.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X