Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мактанырлык кызлары бар

Түбән Кама педагогия көллияте үзенең студентлары белән горурлана ала. Алар һәрдаим төрле конкурсларда катнашып, яхшы урыннар алып сөендереп торалар, уку йортының дәрәҗәсен дә күтәрәләр. Күптән түгел биредә укучы 20 яшьлек Чистай районы кызы Нурзилә Хәлилова Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты булган. Күңел хисләрен шигырь юлларына салучы бу кызга бәйгедә...

Түбән Кама педагогия көллияте үзенең студентлары белән горурлана ала. Алар һәрдаим төрле конкурсларда катнашып, яхшы урыннар алып сөендереп торалар, уку йортының дәрәҗәсен дә күтәрәләр.
Күптән түгел биредә укучы 20 яшьлек Чистай районы кызы Нурзилә Хәлилова Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты булган. Күңел хисләрен шигырь юлларына салучы бу кызга бәйгедә үз көчен сынап карарга укытучысы Люция Галәветдинова тәкъдим итә.
- Беренче шигырем башлангыч сыйныфта укыганда ук «Салават күпере» журналында басылды, - дип искә алды Нурзилә. - Аннары «Ялкын»да чыкты. Газеталарга да җибәрдем. Бу - шундый дәрәҗәле бәйге. Мондый бүләккә ия булуыма якыннарым аеруча шатланды.
Гәрчә сөйгән егете булмаса да, кыз күбрәк мәхәббәт турында яза. Туган ягын сагынса да кулына каләм ала. Туган авылы Мөслим Түбән Камадан 100-115 километр ераклыкта булуга карамастан, ике атна саен анда кайтырга тырыша.
«Заказ буенча яза алмыйм, бары илһам килгәч кенә», - ди ул. Һәр яңа шигырен башта әнисенә укый.
Көллияттән тәрбияче һөнәрен үзләштереп чыгачак. Үзе әйткәнчә, балаларны якын күрә. Алар өчен шөгыльләр уздырганда югалып калмый. Нурзиләнең тагын бер яраткан шөгыле - җырлау. Кыз еш кына төрле чараларда, концертларда катнаша.
Фото Н.Хәлилованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев