Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Магнит» кибете ачылды, ә Буыннар аллеясе ни хәлдә?

«Магнит» сәүдә үзәгенең хуҗалары, үз хисапларына, ул агачлыкны (сүз 2005 елның маенда, «Җиңүнең 60 еллыгына - игелекле 60 эш» кысаларында Южная урамы янындагы буш җирдә мәктәп укучылары тарафыннан агач үсентеләре утыртылган һәм Буыннар аллеясе дип аталган урын турында бара - ред.) чын аллея итеп ясарга алындылар. Планы шушы көннәрдә каралачак....

«Магнит» сәүдә үзәгенең хуҗалары, үз хисапларына, ул агачлыкны (сүз 2005 елның маенда, «Җиңүнең 60 еллыгына - игелекле 60 эш» кысаларында Южная урамы янындагы буш җирдә мәктәп укучылары тарафыннан агач үсентеләре утыртылган һәм Буыннар аллеясе дип аталган урын турында бара - ред.) чын аллея итеп ясарга алындылар. Планы шушы көннәрдә каралачак. Буыннар аллеясе юкка чыкмый, шул урынында кала, тик чиге генә бераз үзгәрәчәк. Кыскасы, аны төзергә һәм карап торырга бүгенге көндә спонсорыбыз бар, ул - «Магнит». Алты ел буе беркем дә чыкмады аны чистартырга, бөтен кеше битараф булды. Халык төкереп карады ул паркның үлеп ятканына».
Узган елның 27 маенда үзебезнең «Туган як» газетасында Түбән Каманың баш архитекторы Фирдәвис Хановның әнә шул сүзләрен язып чыккан идек. Бинасы 16 мең квадрат метр мәйдан били торган ике катлы «Магнит» сәүдә үзәге ул чагында әле төзелә генә башлаган иде.
Афанас авылы яклап, шәһәр читендә урнашкан ул «Магнит» үткән сишәмбедә тантаналы рәвештә ачылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина тантана барышында искәртеп үткәнчә, безнең шәһәр халкы өчен бу гипермаркет - гаилә белән ял итәргә менә дигән урын була. Тиздән бинада балалар уен мәйданчыгы да эшли башлаячак, аптека һ.б. булачак. Өстәвенә, биредә бәяләр дә буй җитмәслек түгел икән. Әле 250 түбәнкамалыны эшле итү ягыннан да «Магнит» ачылуның файдасы булган. Сәүдә залында 25 касса урнаштырылган. Әгәр дә кайбер зур-зур кибетләрдәге шикелле аларның күбесе буш тормаса, сатып алучы касса янындагы чираттан да котыла дигән сүз.
«Магнит»ның тирә-ягы да заманча итеп ясалган. Анда берьюлы 727 машина килеп туктарлык махсус мәйданчык (паркинг) бар. Ә инде «Магнит» җитәкчелегенең Буыннар аллеясен (гәрчә рәсми рәвештә алай дип аталмаса да) ничек үзгәрткәненә килгәндә, кибет ачылганның икенче көнендә барып, үз күзебез белән күреп кайттык.
Южная урамындагы 2нче йорт белән «Магнит»ка килүчеләрнең машиналарын куеп тору урыны арасындагы кулъяулыгы кадәр урында, чыннан да, куаклар арасында брусчаткадан сукмак-юллар түшәлгән. Уртада түгәрәкләп алынган урыннар да бар. Анысында, мөгаен, кибеттән авыр-авыр сумка күтәреп кайтучылар туктап хәл алыр өчен эскәмияләр дә ясап куярлар. Аллея икән, димәк, электр яктырткычлары да хасил булыр. Дөрес, хәзергә әле биредә шул матур, тигез брусчатка юлларның тирә-ягында - сирәк-мирәк кенә калган куаклар һәм алар арасындагы кара җирдә баш калкытып килүче чүп үләннәре генә. Нишлисең, монысы кибет түгел, шулай булгач, Буыннар паркын матурларга һәм яңа куаклар утыртырга алга таба өлгерерләр. Тик «Магнит» хуҗаларының вәгъдәләре коры сүз булып кына калмасын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев