Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җәлеп итәрлек иҗтимагый киңлек булыр

Түбән Каманың «Ковер» инициативалар үзәгендә «Кояшлы алан» паркын төзекләндерү һәм аның янәшәсендәге территориядә экстрим-парк төзү проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары булды.

Биредә экстремаль объектлар төзелеше генә түгел, парк территориясен комплекслы төзекләндерү дә күздә тотыла. Парк төрле яшьтәге халыкны җәлеп итәрлек мәйданчыклары булган ачык иҗтимагый пространствога әйләнер дип фаразлана.
Төзелеш ике этапта барачак. Төзекләндерүнең беренче чиратында төп мәйдан, скейт-парк, памп-трек, воркаут өчен
мәйданчык, күзәтү зонасы, велороллер трасса, тамашачылар һәм спортчылар өчен ял итү зонасын һәм аланны төзекләндерү планлаштырыла.
Экстрим-парк проектын Legato Sports Architecture архитектура-төзелеш компаниясе башкаруын да, искәртәбез. Белгечләр спорт зоналарын проектлауны, барлык объектларны төзүне һәм куркынычсызлык сертификатларын алуны тулысынча үз өсләренә алалар.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X