Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әлегә ихтыяҗ зур

2018 елда Түбән Камада 239 мең квадрат метр юлга ремонт ясалачак. Бу максатка 500 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин хәбәр итте.

«2016 елда башлаган эшне дәвам итәбез. Яхшы һава шартлары аны апрель ахырында башларга мөмкинлек бирде. Юллар шәһәрдә дә, авылларда да, бакчаларда да төзекләндереләчәк», – диде шәһәр мэры.
Быел 51 ишегалды юлын тәртипкә салу планлаштырыла. Аларның 13 ендә эш тулы куәттә бара. Узган ел көз сигез йорт ишегалдында башланган, әмма тәмамланмыйча калган ремонт быел дәвам итәчәк. Анда асфальт җәясе генә калган. 
Быел тәртипкә китерәсе ишегалды юлларының мәйданы 71 мең квадрат метр тәшкил итә. Аңа 170 миллион сум кирәк булачак. Торак пунктлардагы урам-юл челтәрен төзекләндерү республика программасы нигезендә Байгол, Елантау, Благодатное, Кызыл Чапчак, Афанас, Кләтле авыллары юллары яңартылачак. Райондагы берничә авылда бу эш үзара салым җыю программасы буенча башкарылачак.   
«Шәһәрдәге машина юлларын да читләтеп үтмәячәкбез. Хәзерге вакытта Шинчылар проспектында чокырларны каплыйлар. Анда быел капиталь ремонт ясап булмый, чөнки тагын да катлаулырак урыннар бар», – дип аңлатты Айдар Метшин. 
Шулай ук бакчачылык ширкәтләре юлларын төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Ул да республика программасы буенча башкарыла. Быел 121а маршруты буенча дамбага кадәр, Дмитриевка авылы чатыннан 106д маршрутының ахырыгы тукталышына  кадәр урыннарга ремонт ясалачак. 
«Дөрес, әлегә яңартылырга тиешле юллар шактый. Шулай да соңгы елларда республика программалары, шәһәребезнең промышленность предприятиеләре ярдәме белән зур эшләр башкарылды. Соңгы ике ел эчендә юлларны төзекләндерүгә 2 миллиард сумга якын акча кертелде», – дип ассызыклады Түбән Кама башлыгы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X