Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көзге уңыш шатлыгы

Көз - уңышка бай вакыт. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатланасың. Күптән түгел Түбән Камада алтынчы тапкыр «Көз бүләкләре» күргәзмәсе узды. Әлеге чараны «Берегиня» клубы пенсионерлары шәһәрнең ветераннар советы белән берлектә үткәрде. Күргәзмә конкурс буларак барды. Үзләре үстергән уңышларын күрсәтү өчен 30 бакчачы җыелды. Һәрберсе җиләк-җимеш һәм яшелчәләре турында тәфсилләп сөйләде, сортлары...

Көз - уңышка бай вакыт. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатланасың. Күптән түгел Түбән Камада алтынчы тапкыр «Көз бүләкләре» күргәзмәсе узды. Әлеге чараны «Берегиня» клубы пенсионерлары шәһәрнең ветераннар советы белән берлектә үткәрде.
Күргәзмә конкурс буларак барды. Үзләре үстергән уңышларын күрсәтү өчен 30 бакчачы җыелды. Һәрберсе җиләк-җимеш һәм яшелчәләре турында тәфсилләп сөйләде, сортлары турында аңлатма бирде. Өстәлләрдә төрле зәвыклы композицияләр урын алды.
Бу чара төрле елларда Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дә, Халыклар дуслыгы йортында да узды, бу юлы аны Красный Ключ мәдәният йортында үткәрергә карар кылынды. Биш кешедән торган жюри составына кемгә дә булса өстенлек бирү авыр булды. Җиңүчеләр биш номинация буенча бүләкләнде. «Яшелчәләр» номинациясендә беренчелекне Александра Замякина һәм Алевтина Белова үзара бүлеште. Үстергән яшелчәләрне күз явын алырлык итеп бизәргә дә кирәк бит әле! Араларында төрле сорттагы помидорлар: кызылы да, сарысы да, вагы да, эресе дә күп. Авыз итүчеләр дә ошатты. Александра Замякинаның елан сыман боргаланган кыяры да аерым игътибарга лаек булды.
«Җимешләр» номинациясендә Ильяс Ризванов алдынгы булды. Бакчасында үстергән слива, алма, кара һәм яшел йөзем җимеше һ.б. ул ясаган соклар күргәзмә күрке булып торды.
Чәчәкләр дә - бакчачы горурлыгы бит. Алар биредә бихисап иде. Бакча чәчәкләреннән ясалган композициясе белән Рәзинә Хәлилова беренчелекне яулады.
Бишенче ел рәттән бәйгедә катнашучы үчкәле Флүзә Хәйруллина килүчеләрне быел да шаккаттырды. Үстергән кабагы гына да 20 килога тарта, кишер, помидор, кыяр, суган, татлы борыч - һәммәсе эре һәм матур. Тәслимә Шәкүрова исә экзотик яшелчә - кавын белән кыяр гибридын авыз иттерде.
Ә менә «Кулинария һәм консервлау» номинациясендә «Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе Земфира Рәхимовага тиңнәр булмады. Яшелчә салатында кәбестә, суган, кишер, ташкабак бар. Ә җиләк желесында чия, кызыл һәм кара карлыган, крыжовник үзгә тәм биреп тора. Бәйгечеләр аның төрле эчлек белән тутырылган помидор һәм татлы борычларын, кабак һәм кәбестә бөккәннәрен, пирогларын, чара тәмамлангач, чәй мәҗлесендә авыз итте.
Земфира МОТЫЙГУЛЛИНА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X