Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кул эшли, күңел шатлана

Татар халкы борын-борыннан матурлыкка омтылган. Бу омтылышның чагылышын без шул гүзәллекне тукымаларга төшереп чиккән кул эшләрендә күрәбез. Гасырларны узып, бүгенге көнгә кадәр әбиләребезнең сандыкларында сакланган бу истәлек-ядкарьләргә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Бүгенге көндә дә гүзәл затларыбыз - ханымнар, ял сәгатьләрен бушка уздырмый. Берәүләр чәчкә кадый торган каптырмалар ясаса, икенчеләре бәйләү...

Татар халкы борын-борыннан матурлыкка омтылган. Бу омтылышның чагылышын без шул гүзәллекне тукымаларга төшереп чиккән кул эшләрендә күрәбез. Гасырларны узып, бүгенге көнгә кадәр әбиләребезнең сандыкларында сакланган бу истәлек-ядкарьләргә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.
Бүгенге көндә дә гүзәл затларыбыз - ханымнар, ял сәгатьләрен бушка уздырмый. Берәүләр чәчкә кадый торган каптырмалар ясаса, икенчеләре бәйләү белән шөгыльләнә. Ә менә һәрбер фатирның түренә эләрдәй зәвыклы, матур картиналар иҗат итүчеләрнең иҗат эшләрен Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең матур әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күрергә мөмкин. Әйе, мондагы һәрбер картина - сәнгать үрнәге. Син үзеңне ниндидер бер серле дөньяда кебек хис итәсең. Менә-менә җил исәр дә, иҗат эшләрендәге чәчәкләрнең таҗлары очып китәр кебек. «Кул эшли, күңел шатлана» - дип аталган картина күргәзмәсендә урын алган һәрбер иҗат эше үзенең нәфислеге һәм кабатланмас булуы белән үзенә җәлеп итә, соклану уята.
Әлеге күргәзмәне караганнан соң, күпләрдә сорау туа: бу эшләрнең хуҗасы кем соң? Осталыкка кайда өйрәнергә, кемнән дәресләр алырга була? Бу эшләрнең остазы - Кадрия Гарәф кызы Сираҗетдинова. Татар халкына хас булган тыйнаклык аның йөзенә чыккан. Үзе турында күп сөйләргә яратмый. Ә менә укучылары хакында, аларның кул эшләре турында бик җылы, матур итеп сөйли. Кайчандыр сәдәф тә тага белмәгән ханымнар бүгенге көндә шушындый матурлык үрнәкләре тудыра алганнар икән, димәк, остазлары Кадрия ханым -бик яхшы укытучы. Китапханәдә урнашкан әлеге күргәзмә янында уздырылган осталык сәгатендә Кадрия ханым түшкаптырма ясарга өйрәтте.
Түбәнкамалыларны октябрь ае дәвамында эшләячәк «Кул эшли, күңел шатлана» күргәзмәсен карарга көтеп калабыз. Ә инде өйрәнергә теләк белдерүчеләрне Кадрия ханым җитәкләгән остаханәгә чакырабыз.
Әнфисә ФӘЙЗЕТДИНОВА,
китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе.
автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X