Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Көрәштек тә, узыштык та!

Түбән Камада Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Берничә көн алдан синоптиклар яңгыр буласын кисәтсә дә, нишләптер, күңел «бәлки, яумас» дип өметләнеп торды. Юкка икән... Чөнки Сабантуй көнне иртәнге сәгать 7 дән ява башлаган яңгыр һич кенә дә туктарга теләмәде. Ләкин ул да түбәнкамалыларга күңел ачарга комачауламады. Автобуслар Ильинкага буш килмәде, машина кую урыны да тиз арада тулды.

Сабантуй елга бер генә була

Сүз уңаеннан, НТР 24 телеканалы Сабантуй бәйрәмен туры эфирда көн дәвамында күрсәтте. Гадәттәгечә, техника күргәзмәсе дә оештырылды. Бер якта мәһабәт комбайн-тракторлар урын алса, икенче якты – тере тарих белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Ул арада дәрәҗәле кунаклар да килеп җитте. Аларны бәйрәм оештыручылары һәм артистлар каршы алды. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һ.б. җитәкчеләр Сабантуй мәйданчыклары белән танышып чыкты.


Һәр мәйданчыкта кунакларны җыр-бию, сәхнәләштерелгән тамаша белән каршы алдылар. Сабыйлар, көрәшчеләр, «Милләтләр дуслыгы», «Осталар шәһәрчеге», «Авылым» мәйданчыкларыннан һич тә чыгасы килмәде. Түбәнкамалыларның дәрәҗәне бу юлы төшермәүләре, хәтта тагын да күңеллерәк, кызыклырак тәкъдимнәре сокландырды да,бәйрәм рухы да тудырды. Кешеләр салам кибәннәренә утырып, көянтә-чиләк күтәреп, куыш эченә кереп фотога төштеләр, утын кисеп, ярып карадылар, курчак ясарга, такта ышкыларга өйрәнделәр.
– Ел саен Сабантуйга балалар белән киләбез, быел да яңгырга карап тормадык, – ди Ләйсән Сафина.
– Милли бәйрәмебез Сабантуй елга бер генә була. Бу көнне Түбән Камага кунаклар чакырабыз, чөнки алар тамашаны карарга бик ярата, – ди Рузилә Мусаева.


Спорт уеннары мәйданчыгында исә балаларда, олылар да көч сынаштылар. Китапханәчеләр әзерләгән «Әдәби Сабантуй»да катнашучылар күп булды. Китапханә аланы, яңгыр явуга карамастан, якты һәм күңелле булды, бөтенләй буш тормады... Сабантуйның милли уеннары, әдәби викториналар, мавыктыргыч осталык дәресләре, оригиналь фотозоналар һәм күргәзмәләр кунаклар игътибарын җәлеп итте.
Предприятиеләр дә бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. «Түбән Кама Нефтехим» АҖ мәйданчыгында кешеләрне түбәтәйле робот каршы алса, «ТАИФ-НК» колга аякта йөрүче артистлар белән шаккатырды, «Татнефть» исә җитештергән продукция белән таныштырды.

10 еллык гадәтне үзгәртеп...

Ә бу вакытта сәхнәдә тамаша башланды. Яңгыр коюга карамастан, артистлар бер мизгелгә дә туктап тормады. Йөзләрчә бала, олы кеше тамашада катнашып, биеп, бер механизм кебек төгәл эшләве белән югары профессионал булуларын күрсәтте. Искиткеч күренеш иде бу!

Түбән Кама шәһәре Сабантуенда – 25 мең кеше,
сәхнәләштерелгән тамашада 2200 артист катнашкан.

Сабантуй әләмен 2021 елгы чәчүнең абсолют батыры – «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖ тракторчысы Илгиз Минхаҗиев күтәрде. Тантана язгы чәчү батырларын, Түбән Кама районы авыл башлыкларын, авыл хуҗалыгы ветераннарын һ.б. котлау белән тәмамланды.
– Барыгызны Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Яңгыр явуына карамастан, кешеләрнең кәефе яхшы, барысы да елмая. Барыгызга да сәламәтлек телим, уңышлар мул булсын! – дип теләкләрен җиткерде Айдар Метшин.
– Татарстанда тудым, үстем, шуңа күрә республика да, бәйрәмнәре дә күңелемә аеруча якын, – дип дәвам итте Олег Морозов.
– Түбән Камага беренче килүем түгел. Биредә Сабантуйга шулкадәр әзерләнәләр, артистлар чыгыш ясаганда күз алып булмый, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы рәисе ТР Президенты котлавын да укыды.


Соңрак мәйдан зур бер спорт мәйданчыгына әйләнде. Кемдер гер күтәрде, кемдер бүрәнә буенча йөрде, кемнәрдер капчыклар белән сугышты, ләкин төп игътибар, билгеле, милли көрәштә булды. 10 ел рәттән Сабантуй батыры булып калган Марат Мөхәммәтҗановны җиңә алырлык кеше табылырмы? Әмма бу юлы Түбән Кама Сабантуй батыры титулына, зур тәкәгә һәм 100 мең сум акчага «Нефтехимик» спорт клубы көрәшчесе Наил Зәйнуллин лаек булды. Наил «ТАНЕКО» предприятиесендә эшли. Икенче урында – Түбән Уратма авылыннан Тимерхан Әмирханов, «бронза»га «Шинник» спорт комплексы тренеры Алмаз Җиһангәрәев лаек булды. Ир-егетләр көч сынашкан арада җирле һәм чакырылган артистлар чыгыш ясадылар.


Ат чабышы турында да онытмаганнар. Сабантуйда барлыгы 60 тан артык чабышкы ат катнашкан. Беренче булып Владимир Никитин хуҗалыгыннан «Трофа» кушаматлы ат килгән, икенче урында – «Радость», өченче урында – «Орбит» кушаматлы ат.


Әллә узган ел уздыру мөмкинлеге булмагангамы, әллә түбәнкамалылар бәйрәм итәргә яраткангамы, быелгы Сабантуй аеруча матур, ямьле узган кебек тоелды. Яңгыр да, болытлар да яхшы кәефне боза алмады.

Фото: https://vk.com/nknews

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X