Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле һөнәри автомобиль йөртүчеләр, һәвәскәр автомобиль йөртүчеләр, механиклар, инженер-техник хезмәткәрләр, Түбән Кама муниципаль районының автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Хезмәтләре пассажирларны куркынычсыз һәм ышанычлы йөртүгә бәйле әлеге һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм! 
Түбән Кама юлларында автомобильләр елдан-ел арта бара. Бүгенге көндәлек тормышыбызны автомобиль транспортыннан башка күз алдына да китереп булмый. Сез Түбән Кама районы икътисадының барлык тармакларының һәм социаль оешмаларының тотрыклы эшчәнлегенә ярдәм итәсез. Сезнең киеренке һәм җаваплы хезмәтегез нәтиҗәсендә, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә автотранспорт элемтәсе җайга салынган һәм куркынычсыз гамәлгә ашырыла.
Алга таба да һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә намуслы мөнәсәбәтегез белән Түбән Кама халкына югары сыйфат белән тотрыклы эшләүне һәм хезмәт күрсәтүне дәвам итәрсез дип ышанам.
Машина йөртүчеләрнең һәрберсенә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, хәвеф-хәтәрсез игелекле юллар телим!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев