Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле Түбән Кама районы авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм!
Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек, ләкин чагыштыргысыз дәрәҗәдә катлаулы да. Ул һәркемнең көченнән дә килми. Әлеге хезмәт эшкә тулысынча бирелгәнлек, ныклы ихтыяр, тырышлык, җирне ярату һәм перспективага эшли белүне таләп итә. Шунысы куанычлы, Түбән Кама районында үз туган җиренә тугрылыклы, булдыклы һәм инициативалы кешеләр күп:  бездә 5 эре авыл хуҗалыгы формированиесе һәм 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә, бу тармакта 1850дән артык белгеч хезмәт куя. Аларның югары һөнәри осталыгы, фидакарьлеге, түземлелеге, ныклыгы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Аерым рәхмәт сүзләремне һәм теләкләремне Түбән Кама районының аграр тармагы тарихын формалаштырган авыл хуҗалыгы өлкәсе ветераннарына җиткерәм. Күбегез бүген дә тупланган тәҗрибә һәм белемнәрен яшь белгечләргә тапшыру белән шөгыльләнә.
Кадерле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Хөрмәтле авыл җирендә яшәүчеләр! Сезгә авыр, әмма гаять мөһим хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм, һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Һәр көнегез шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев