Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлаулар, аттракционнар, футбол, концерт...

Түбән Камада Россия көне узды. Бәйрәм иртәдән үк башланып, берьюлы берничә урында: «Кояшлы алан»да, «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял, шулай ук Нефтехимиклар паркларында барды. Эчке эшләр идарәсе биргән мәгълүмат буенча, төрле чараларда барлыгы 29 200 кеше катнашкан. Җитәкчеләр футбол уйнады «Кояшлы алан»да 10 сәгатьтә спорт ярышлары башланды. Балалар...

Түбән Камада Россия көне узды. Бәйрәм иртәдән үк башланып, берьюлы берничә урында: «Кояшлы алан»да, «Гаилә» һәм Г.Тукай исемендәге уку һәм ял, шулай ук Нефтехимиклар паркларында барды. Эчке эшләр идарәсе биргән мәгълүмат буенча, төрле чараларда барлыгы 29 200 кеше катнашкан.
Җитәкчеләр футбол уйнады
«Кояшлы алан»да 10 сәгатьтә спорт ярышлары башланды. Балалар уен мәйданчыкларында күӊел ачты һәм төрле эстафеталарда, бәйгеләрдә катнашты. Зурлар футбол, баскетбол, пляж волейболы уйнады. Тыныч спорт төрләрен яратучылар шахматта көч сынашты. Әмма иӊ күп тамашачы шәһәр җитәкчелеге, депутатлар, журналистлар һәм «көчле ихтыярлы кешеләр» (сәламәтлек ягыннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр) футбол уйнаганын күзәтте.
Футбол кырында «Нижнекамск» һәм «Түбән Кама» командалары җыелды. Беренчесен шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкләсә, икенчесенеӊ капитаны - район депутаты Әнәс Миңнәхмәтов. Шунысы да бар: «Бердәм Россия» партиясе тәкъдиме белән мондый турнирлар элек тә уздырылган. Быел исә уенда бер хатын-кыз - ТК «Эфир-Түбән Кама» каналы журналисты катнашты.
Беренче таймда «Түбән Кама» командасы 5:1 исәбе белән отса, икенчесендә «Нижнекамск» уенчылары активлашты һәм көндәшләре капкасына 5 туп кертте. «Түбән Кама»лылар соӊгы көчләрен җыеп, һөҗүмгә ташланды, бер туп кертеп, уен 6:6 исәбе белән тәмамланды.
Матч тәмамлангач, Айдар Метшин тәэсирләре белән уртаклашты. «Уен нык торганда, бирешмәгәндә генә уӊышка ирешә алу мөмкин булуын күрсәтте. Ике команда составында «көчле ихтыярлы кешеләр» барлыгына игътибар иттегезме? Әлеге атаманы без Россия көнендә барыбызныӊ да бердәм булуын күрсәтү максаты белән кертергә булдык. Без бергә булырга тиеш! Бүгенге уен моныӊ дәлиле булды», - диде ул.
Бәйрәм шәһәр паркларында да гөрләде
Шул ук вакытта «Гаилә» паркында да төрле чаралар узды. Биредәге җәйге аттракционнар иртәдән үк эшен башлап җибәрде. Парк-
та күӊел ачу өчен барлык мөмкинлекләр бар: таудан шуу дисеӊме, таганнарда атыну, тирда шарларга ату, минимобильдә, гироскутерда йөрү һ.б. Баскетбол һәм футбол уйнаучылар да булды. Сәүдә урыннарында туӊдырма һәм шикәрле мамык сатылды.
Россия көнендә биредә батутлар паркы ачылды. 16 төрле уен җиһазыннан торган «шәһәрчек»тә һава белән кабартылган биек таулар, «сикергечләр», сулы бассейнда йөзүче зур шарлар... Балаларга күӊел ачу өчен менә дигән урын. Бәйрәм башлангач, күп тә үтмәде, яӊгыр коя башлады. Әмма ул күӊел ачарга комачаулык итмәде.
13 сәгатьтә паркныӊ җәйге сәхнәсендә концерт башланды. Сәхнәдә чыгыш ясаучы артистларны карап утыручы тамашачылар арасында - «көчле ихтыярлы кешеләр». Концерт төрле бәйгеләр һәм уеннар белән үрелеп барды.
Рәсем ясау буенча мастер-класслар, алтын куллы шәһәрдәшләребез эшләнмәләреннән ярминкә оештырылды. Ә үзәк мәйданда Россия көненә багышлап тагын бер акция узды. Зур картага балалар ясаган рәсемнәр беркетелде.
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «әдәби ишегалды» эшләде. Телә-гән һәркем сәхнәдән яраткан әсәрләрен сөйлә-де. Шәһәрдәшләр өчен «Илһам» эстрада ансамбле, Шәһәр мәдәнияте йорты, Халыклар дуслыгы йорты артистлары катнашында концерт куелды. Үзәк китапханәдә исә Преображение полкында хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашу узды.
Красный Ключта урнашкан Ә.Фәтхетдинов исемендәге музейда ачык ишекләр көне узды. Шәһәрдәшләр һәм Түбән Кама кунаклары биредәге экспозицияләрне бушлай карый алды.
Айдар Метшин: «Илебез чәчәк атсын!»
Кичен бәйрәм «Нефтехимиклар» паркында дәвам итте. Шәһәрдәшләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин да котлады. «Кадерле түбәнкамалылар! Хөрмәтле шәһәребез кунак-лары! Сезне дәүләтебезнеӊ төп бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! Әлеге бәйрәм -милли бердәмлек һәм дуслык, Ватанга хезмәт итү һәм ярату билгесе. Без бөек тарихы һәм мәдәнияте булган илдә яшәвебез белән горурланабыз. Миӊа Татарстан президенты Рөстәм Миӊнеханов исеменнән сезне Россия көне белән котлау бурычы йөкләнде. Россия Федерациянеӊ барлык субъектлары арасында Татарстан Республикасы, төп регион буларак, үзгә урын алып тора. Түбән Камада тормышка ашырыл-ган күләмле проектлар исә республикабызныӊ икътисади үсешен күрсәтә. Һичшиксез, Россиянеӊ һәм безнеӊ төп көчебез - безнеӊ кешеләребез! Авырлыкларга карамыйча, Ватанны яратучы, ил ихтыяҗы белән яшәүче кешеләр! Хөрмәтле түбәнкамалылар, һәр көнегез бәхет белән тулы булсын! Сезнеӊ өчен кадерле булган кешеләр сәламәт булсын! Яраткан Түбән Камабыз, Татарстаныбыз, Россиябез чәчәк атсын!» - диде ул.
Бирегә җыелган халык алдында җирле артистлар, Казан кунагы Мөнир Рахмаев чыгыш ясады. Концертны бәйрәмгә Санкт-Петербургтан чакырылган кунак - «Виктор» төркеме дәвам итте. Концерт ахырында зур экранда Мәскәүдәге Кызыл Мәйдан белән турыдан-туры элемтә урнаштырылды. Бәйрәм киче салют белән тәмамланды: төнге күк йөзен дистәләрчә утлар яктыртты.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев