Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлау

Кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар! Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан, иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 ел вакыт узды. Әмма аның турында хатирә еллар үткән саен күңелләрдә яңара гына бара.
Җиңү көне – ул геройларыбызның бөек даны, киләчәк буыннарга тормыш, ирек һәм тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрнең батырлыгы өчен чиксез горурлык. Шул ук вакытта, туган йортына кайта алмаган, дәһшәтле сугыш корбаны булган кешеләрне югалтуның ачы сагышы да әле ул.
Төрле фронтларда сугышкан 8 171 Түбән Кама районы кешесенең батырлыгы да Бөек Ватан сугышы елъязмасына якты юллар белән язылган. Күрсәткән батырлыклары өчен якташларыбызның орден һәм медальләр белән бүләкләнүе бездә горурлык хисләре уята; районда туып-үскән биш кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды һәм бишесе – Дан орденының тулы кавалерлары.
Сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре дә, җиңүне фидакарьләрчә якынайткан сугыш чоры балалары да зур батырлык кылдылар.
Кадерле ветераннар!
Батырлыгыгыз, зирәклегегез һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Батыр, нык һәм Ватанга тугрылыклы булганыгыз өчен сезнең алда башыбызны иябез! Башкарган эшләрегез, тормыш үрнәгегез белән сез бездә туган җиргә мәхәббәт, кыенлыкларга карамастан максатка ирешә белү кебек сыйфатлар тәрбияләдегез.
Барлык ветераннарга озак елларга рухи күтәренкелек, тирәюньдәгеләрнең кайгыртуын һәм игътибарын, йөрәкләрендә Җиңү җырлары яңгыраудан туктамавын, ә Түбән Кама муниципаль районы халкына тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев