Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Китапханәләрнең китап фонды җирле язучылар, китап укучылары бүләк иткән басмалар белән һәрдаим тулыланып тора

Милли хәят

Мәсәлән, күп еллар китапханәләр берләшмәсендә җитәкче булып эшләгән Рузалия Әхмәдулла кызы Гыйльманова «Чапчагым, син яшь чагым!» дигән китапның 20 данәсен бүләк иткән. Бу китапны ул апасы Рәзилә Борһанова белән берлектә, авылдашлары сөйләгән истәлекләрдән, матбугат битләрендә чыккан язмалардан җыеп төзегән. Китап Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылына багышлана. Монда аның үткәне, авылдашларның фаҗигале язмышлары сурәтләнә. Авыллар тарихы белән кызыксынучыларга, авылдашларга бу – бик зур бүләк.


***


Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. «Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак. Милли киемнәрдәге курчаклар татар телендә 12-13 җөмлә әйтә. Һәр курчакка методик кулланма каралган. Кулланмада Гомәр һәм тагын берничә татар исеменең мәгънәләре бирелгән, татарча сәламләү вариантлары, милли киемнәр, бизәкләр, уен кораллары турында мәгълүмат бар. Бу балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен файдалы, эчтәлекле әсбап. Ул курчаклар дәүләт заказы буенча һәр учреждениегә кайтарылачак.
***
Халыклар Дуслыгы йортында «Милли пирог» онлайн-конкурс узган. Конкурс максаты – милли ашлар рецептларын саклап калу, башкалар белән уртаклашу. Үз уңганлыкларын Түбән Каманың төрле милли оешмалар вәкилләре күр-сәтте: азербайҗаннар, әрмәннәр, удмуртлар, татарлар, руслар, чувашлар һ.б. Асылбикәләр пирог пешерүләрен видеога һәм фотога төшереп җибәргәннәр, аны әзерләү серләре белән уртаклашканнар. Әйе, һәр пирог үзгә, эчлеге
дә төрле, исеме дә, тәме дә, әмма һәрберсе шуның белән кадерле дә. Жюри әгъзалары эшләрне төрле номинацияләр буенча бәяләде: иң зурысы, оригиналь рецепт, иң зәвыклы, ир пешергән пирог һ.б. 


***


Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында шәһәрдәшләрне «Ел китабы – 2019» бәйгесендә катнашучы, Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китаплар тәкъдим иттеләр. Китапханәчеләр авторлары турында белешмә биреп, чәчмә әсәрләрдән өзекләр, тезмә әсәрләрдән шигырьләр укыдылар.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://vk.com/ddnnk, https://vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев