Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Киңәшле эш таркалмый»

Бу ел никадәр генә авыр һәм үзенчәлекле булмасын, шәһәр һәм авыл аксакаллары эшчәнлеге тулы канлы тормыш белән кайнап торды.

Авыл аксакалларының күпчелеге, мәчет картлары буларак, үзләренең киңәш-фикерләре һәм гамәлләре белән башкаларга үрнәк күрсәтте, авыл тормышын һәр яктан ямьләндереп яшәделәр.
Әле менә соңгы вакытларда гына районыбызда күркәм чаралар булып үтте. Зур Афанас авылында, шушы авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен зур эшләр башкарылды. Юллар төзекләндерелде, балалар бакчасына, мәдәният йортына, мәктәпкә капиталь ремонт уздырдылар. Алар бүгенге заман таләпләренә бик туры килә. Китапханә хезмәткәрләре, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, озак еллар караватта яткан килеш иҗат иткән язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинга багышланган чара үткәрделәр. Без – аксакаллар, җәй айларында районыбызның өч авылында, республикакүләм кунаклар арасында, мәчет ачу тантанасында да катнаштык. Әлбәттә, аксакаллар андый чараларның берсеннән дә читтә калмый, без аларда катнашып, үз күзләребез белән күреп, чын күңелебездән куанабыз.
Арабызда югалтулар да булды. Каенлы авыллыннан аксаклыбыз Габделбәр абый Әхмәтшин, Шәңгәлчедән Насрулла абый Фәхруллин, Кызыл Чапчактан Гыйльметдин абый Сәгыйтов, Афанастан Рифкать абый Бәшәров, Түбән Камадан ике аксакалыбыз Хәмәтхәсән абый Хәлиуллин һәм Кирам абый Кәшәфетдинов бакыйлыкка күчтеләр. Алар барысы да җәмәгать эшләрендә актив катнашучы зур хөрмәткә лаек кешеләр иде.
Аларның урыннары буш калмады, әлбәттә, алмашка актив аксакаллар сайланды. Каенлыда – Флүр Фәрхетдиновны, Шәңгәлчедә – Харис Гайнетдиновны, Кызыл Чапчакта – Рафаил Шәраповны, Афанаста – Лифкат Вильдановны үзебезнең арабызга кабул иттек. Шәһәр аксакалары арасына да яңа дүрт кеше килде. Аларның өчесе үзләрен яхшы яктан күрсәтеп өлгергәннәр иде инде, әгъзалар итеп гомуми җыелышта кабул иттек, берсе кандидатлык стажын дәвам итә. Ә ике аксаклыбызны, тәртипләре безнең оешмага бик үк туры килмәгәнлектән, әгъзалыктан азат итәргә туры килде.
Пандемия чорына карамастан, аксакалларыбыз үз бурычларын үтәүне дәвам итәләр. Башкарган эшләребезне һәм планлаштырылганнарын һәр дүшәмбе утырышында уртага салып сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Күпчелек тавыш белән аларны хуплыйбыз яки төзәтмәләр, өстәмәләр кертәбез.
Әлбәттә, таҗлы вирус аксакалларны да әйләнеп узмады, авырып алучыларыбыз да булды. Шуңа күрә саклану чараларын җиренә җиткереп үтибез, утырышларда битлек киябез һәм бер-беребездән дистанция саклыйбыз, санитар кагыйдәләрне-таләпләрне дә онытмыйбыз. Шулай ук, курку хисе иммунитетка тискәре йогынты ясаганлыгын белеп, төшенкелеккә дә бирелмибез.
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән барлык чараларда катнаштык. Аларда балалар бакчалары, уку йортлары да читтә калмады. Һәр аксакал үзләренә беркетелгән мәктәпләрдә класс сәгатьләре үткәрделәр. Шулай ук, Татарстанның дистәдән артык музеенда булдык, шуларда күргәннәребезне әлеге дәресләрдә дә кулландык.
Июль аенда республика күләмедә узган күчмә җыелышта ике аксакалыбыз Зирәк Шиһапов һәм Суфиян Минһаҗев абыйлар, актив эш алып барганнары өчен, «ТАССРга 100 ел» билгеләре белән бүләкләнделәр. Үзебезнең тарафтан, ана телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләрне саклауда зур өлеш керткән өчен, 12 аксакалыбызга «Рәхмәт хаты» тапшырдык. Алар милли мәдәният өлкәсендә, шигърияттә, прозада балаларны тәрбияләүдә уңышлары өчен, шулай ук музей эшендә, кайчандыр сәяси сәбәпләр аркасында күрсәтелмәгән һәм тыелган күренеклә шәхесләрнең исемнәрен халыкка җиткерүдә активлыклары һәм халыклар дуслыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бирелделәр...
Менә бу елның соңгы аена кердек. Инде киләчәккә планнар кору турында уйлана башлыйбыз. Яшерен-батырын түгел, әле пандемия куркынычы бетмәде. Аның кайсы вакытка кадәр дәвам итәчәген беркем дә белми. Ләкин нинди генә кыенлыкларга да карамастан, без – аксакаллар активлыгыбызны туктатмаячакбыз, алга таба да билгеләнгән юлыбызны дәвам итәчәкбез.
Аксакалларыбыз – туры юлда, без сулны да һәм уң позицияне дә аерып сайламыйбыз, заман таләп иткән эшләрне яклыйбыз. Шул ук вакытта, тормыш тәҗрибәбездән чыгып киңәшләр бирәбез. Алга бару ул спираль юнәлештә булырга тиеш, узган әйберләр яңчага әйләнеп кире кайта. Яңа эшләр майтарганда, нигә узган ялгышларны кабатларга?! Без киңәшчеләр һәм булышчылар булып калуны кулай күрәбез.

Васил Камалов,
Түбән Кама Аксакаллар шурасы рәисе

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев