Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кирәкме, юкмы?..

Йорт каршындагы балалар мәйданчыгын тиздән «Макдоналдс» рестораны алыштырырмы?

Тынычлык урамындагы 17 нче йорт ишегалды төзекләндереп, машина кую урыннары булдырылды, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылды. Ләкин кешеләр иртә шатланганнар. Узган ел ахырында бу парковка белән балалар мәйданчыгы урыны «Макдоналдс»  челтәренә бирелгәне билгеле булды.

 

«Якында гына тезелеп киткән кафелар янына нәрсәгә тагын берсен өстәргә? Кафеларга аның кадәр кытлык юк», – дигән фикердә  17 нче йортта яшәүчеләр. Үз фикерләрен җиткерер өчен, алар шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашырга теләк белдергән.  Очрашу 26 нчы мәктәптә узган. Әмма сигез подъездлы 10 катлы бу йортта 800дән артык кеше яшәп тә, очрашуга килүчеләр саны 50 дән артмаган. Әллә битараф карыйлар, әллә «Макдоналдс» төзелүгә шатланалар шунда... Ләкин килгәннәре үз фикерләрен җиткерергә тырышкан.

– «Макдоналдс» төзелүен теләмибез, чөнки Химиклар урамындагысы яныннан узганда күргәннәрдән гарык. Ис, чүп, бертуктаусыз машина килә-китә. Моны үзебезнең ишегалдында күрергә тиешме? Футбол яки хоккей  уйнау өчен урын ясасыннар, – ди Илнар Гарипов.

Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов әйтүенчә, 2006 елда бу урынны төзелеш компаниясе арендага алып, ике 12 катлы йорт төземәкче булган. Проект буенча, йортлар эчендә – кибетләр, йорт астында машина кую урыннары булырга тиеш.

– Әмма вакыт узу белән монда, бу төзелешнең урынсыз икәнен аңладык, чөнки биредә машиналар саны да артачак. Шуңа күрә җир суд аша муниципалитетка кайтарылды, аннары аукцион аша аны арендага «Макдоналдс» челтәре алды, – дип аңлаткан Эмиль әфәнде.

Бу эшнең урынсыз икәнен аңлар өчен, башта күпме акча түгеп, проектын эшләтергә туры килгән! Шунысы да бар бит әле: күптән түгел бу йорт ишегалдына капиталь ремонт ясалган, юллар салынган, балалар өчен мәйданчык яңартылган. Тик җыелышта болар барысы да хата икәне ачыкланган. 17 нче йортның ишегалды территориясе, юридик яктан караганда, гомумән, юк икән! «Макдоналдс» төзелгәч тә, биредә яңадан юллар салыначак, балалар өчен уен мәйданчыгы, машина кую урыннары булдырылачак.

– Нишлисез?! Булган әйберне кабат җимерәсезме? – дип кычкырган кешеләрне җитәкчеләр ишетмәмешкә салышкан. Кайбер йорт ишегалларында, әйдә, ел саен ре-монт ясасыннар, ә ватык-җимерекләре төзекләндерүне дистә еллар буе көтүләрен дәвам итсеннәр булып чыгамы?

– Аңлагыз, шәһәргә инвестицияләр кирәк. Өстәвенә 80-90 кеше эш урыны белән тәэмин ителәчәк, – дип тә үгетләп карый Эмиль Сираҗетдинов.  

Кешеләр тынычланырга теләми.  Алар хәтта торак йортка да риза, ләкин тагын бер кафены берничек тә кирәксенмиләр. Эмиль әфәндедән башка, очрашуда шәһәр мэры Айдар Метшин урынбасары Тимур Гәрәев тә катнашкан. Ул җайлап-майлап тормаган, туры сөйләгән.

– Торак йорт төзелсә, начаррак та була әле. Чөнки алдан проектка кертелгән машина кую урыны ясау мөмкинлеге калмый. Нәтиҗәдә, барлык машиналар ишегалдында торачак. Мин һәрвакыт шәһәр, аның кешеләре яклы. Сезгә яхшы булсын өчен тырышам. Барлык гамәлләр канун буенча башкарыла. Бу яңа объект та сезнең өчен файдага гына булачак. Чөнки «Макдоналдс» челтәреннән башка бирегә беркем «килмәячәк», – ди Тимур Гәрәев.

Ә, бәлки, беркем килергә теләмәгәч, муниципалитетка җирне спорт һәм уен мәйданчыкларына бирергәдер? Рәхмәт сүзе ишетерләр иде.

Сөйләшү озакка сузылган. Ләкин халык фикерен ишетергә теләмәгәннәр. «Макдоналдс» төзелеше башлануы язга билгеләнгән. Җитәкчеләр кешеләргә балалар мәйданчыгы буенча тәкъдимнәрен исәпкә алырга вәгъдә биргәннәр. 

Юк шул, шәһәребездә, бигрәк тә төзекләндерелгән районнарда җирнең бер буш урыны дә әрәм ителми.   Биш ел элек шәһәр паркыннан нинди уңайлы ял урыны ясадылар! Инде шуңа терәлеп диярлек, сәүдә үзәге һәм кунакханә «үсеп» килә. «Үзәк мәчетне каплап, бөтен ямьне бетерделәр», дигән фи-кердә таныш-белешләрем. Бакый Урманче урамындагы 3 нче йортны  каплап, «Олимп» сәүдә үзәге төзелде. Төзүчесе моның өчен юл салырга вәгъдә итсә дә, берничә айдан асфальт урынына чокыр-чакыр калды. Һәм мондый мисаллар бик күп.

Лилия Заһретдинова

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев