Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелемнән ураза тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәмдә, хәзерге заман җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан савыктыруда ислам диненең аеруча зур әһәмияткә ия булган гаделлек һәм тынычлык, иҗади хезмәт һәм игелек, шәфкатьлелек һәм кайгырту кебек күп гасырлык традицияләре чагылыш таба. Аны бай һәм юмарт табыннар артында гына түгел, ә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү белән билгеләп үтү гадәткә керде.
Бүген Түбән Кама мөселманнары шәһәр һәм район тормышында актив катнашалар, хәйрия, мәгариф һәм агарту эшләренә зур игътибар бирәләр. Төрле экстремизм, дошманлык күренешләренә каршы торып, безнең территориядә милләтара һәм динара аңлашу һәм хезмәттәшлек итүгә ярдәм күрсәтәләр. 
Бу бәйрәм көнендә Түбән Камадагы һәр йортка тынычлык һәм татулык килүен телим. Безнең барлык яхшы башлангычлар Җирдә яшәүче халыкларның үзара аңлашуын һәм дуслыгын алга таба да ныгытсын. Ураза бәйрәме йөрәкләребезгә шатлык, җылылык һәм мәхәббәт бирсен. Сезгә чын күңелдән бәхет һәм иминлек телим.
Айдар МЕТШИН,Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев