Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хәрби комиссариатларда чакырылыш комиссияләре эшләрен башлап җибәрде

Кампания 1 апрельдә башланса да, үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, эш һаман кичектерелеп торды. 12 майдан чакырылыш комиссияләре егетләрне кабул итеп, тикшерә башладылар.

Түбән Кама хәрби комиссариаты куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителгән. «Буревестник» транспорт оешмасы белән автобусларны дезинфекцияләү турында килешү төзелгән. Җыелу пунктында исә COVID-19га тест һәр кешегә икешәр тапкыр үткәреләчәк. Хәрби частька җиткәч, солдатларны ике атналык карантин көтә.
Шунысы да бар, 5 майдан хәрби исәпкә кую буенча административ кагыйдәләр бозу өчен җәза көчәйтелгән. Хәрби комиссариатка сәбәпсез килмәгән, гаилә хәле үзгәрүе турында хәбәр итмәгән, медицина тикшерүен узудан качып йөргән, хәрби исәпкә кую документларын бозган өчен элек 100-500 сум күләмендә штраф каралса, хәзер 500-3000 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк.
Комиссариатка хәрби исәпкә куелырга тиешле гражданнар исемлеген җибәрмәгән җитәкчегә 1000-3000 сум күләмендә (элек 300-1000 сум булган) штраф түләргә туры киләчәк. Армиягә бару яше җиткән хезмәткәрләрнең башка урынга күченүләре, гражданлык хәле актларында үзгәрешләр кертелү, гражданинга инвалидлык бирелү турында хәбәр итмәгән җитәкчеләрне дә җәза көтә. Хәрби хезмәткә яраклы егетләрне эшкә алулары яки эштән чыгарулары турында мәгълүмат бирмәгән өчен 1000-5000 сум акча түләргә туры киләчәк.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев