Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хокук сакчылары түбәнкамалыларның битлек кию режимын тикшерә

12 майдан җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, транспортта битлек һәм перчатка кию мәҗбүри.

Полиция хезмәткәрләре урамнарны һәм кибетләрне, автобус салоннарын тикшерү белән мәшгуль. Кагыйдәләрне бозучыларны штрафлар көтә. Рейд вакытында хокук сакчылары шулай ук өлкән кешеләргә битлек таратканнар. Мондый тикшерүләр көн саен булачак.

Рейд шәһәребезнең үзәк базарында да узды. Бер ай дәвамында буш торгач, базар комплексы, ниһаять, кабат ачылды. Сатучылар кагыйдәләрне төгәл үти. Антисептик, битлек, перчаткалар – барысы да бар. Сатып алучылар әлегә күп түгел, әмма 2-3 атнадан артачак, дип көтелә.

Полиция хезмәткәрләре кибетләргә дә керделәр. Бу юлы штрафлар салынмады, әлегә кисәтү белән чикләнделәр, куркынычсызлык чаралары булмаганнарга битлек тараттылар.

Такси йөртүчеләре һәм пассажирлары да игътибардан читтә калмады. Рейдлар иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Йөртүчеләрне алдан ук кисәтеп куйсалар да, кайберләре эшкә әзерләнмичә чыккан. Аларына минималь штрафлар салынды. Ә менә пассажирлар бик җаваплы икән, битлексезләре табылмады.

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев