Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Керем – 5 миллион сум

Кама Аланында көзге ярминкәләр сезоны тәмамланды. Октябрь-ноябрь айларында биредә сигез ярминкә оештырылган. «Чулман-Базар» каршындагы мәйданчыкта үз продукциясен Иске Чишмә, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш һ.б. районнар эшмәкәрләре һәм сәүдә предприятиеләре тәкъдим итте. Кама Аланы халкы бик теләп арзан бәягә яшелчә, ит, сөт ризыклары, икмәк, конфет, җимешләр, чикләвекләр һ.б. сатып...

Кама Аланында көзге ярминкәләр сезоны тәмамланды. Октябрь-ноябрь айларында биредә сигез ярминкә оештырылган.
«Чулман-Базар» каршындагы мәйданчыкта үз продукциясен Иске Чишмә, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш һ.б. районнар эшмәкәрләре һәм сәүдә предприятиеләре тәкъдим итте. Кама Аланы халкы бик теләп арзан бәягә яшелчә, ит, сөт ризыклары, икмәк, конфет, җимешләр, чикләвекләр һ.б. сатып алды. Промышленность товарларына да ихтыяҗ зур икән: резин итекләр, кием-салым, савыт-саба һ.б. Нәтиҗәдә, сатылган продукция кереме 5 миллион сумнан артыграк тәшкил итте. Яңа ел бәйрәме алдыннан ярминкәләр кабат уздырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X