Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күңел күзе күрмәсә...

Кемдер ана телен бишектән үк хөрмәт итеп үсә, кемдер «кухня теле» дип, кирәккә санамый. Шунысы сөенечле, соңгы елларда балалар бакчасына сабыйларын китергән әти-әниләр үзләре үк «безнең балалар белән татарча сөйләшегез әле яме», дип сорыйлар. Сөйләшәбез, рәхәтләнеп! Татарча җыршигырьләрне балалар бик яратып өйрәнә. Өч-дүрт мәртәбә карауга Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп төшерелгән «Су...

Кемдер ана телен бишектән үк хөрмәт итеп үсә, кемдер «кухня теле» дип, кирәккә санамый.
Шунысы сөенечле, соңгы елларда балалар бакчасына сабыйларын китергән әти-әниләр үзләре үк «безнең балалар белән татарча сөйләшегез әле яме», дип сорыйлар. Сөйләшәбез, рәхәтләнеп! Татарча җыршигырьләрне балалар бик яратып өйрәнә. Өч-дүрт мәртәбә карауга Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп төшерелгән «Су анасы» мультфильмын ятлап бетерәләр.
Татар телебез турында, аны рус теле белән бер дәрәҗәгә кую турында бәхәсләр инде узган гасырның 90нчы елларыннан ук тынмый. Бәхәс - бәхәс инде ул, ә тормышта ничек соң?
Менә бер конкрет мисалда карыйк. Шәһәребез юбилеена «Гаилә паркы»н ачтылар. Рекламалаган кебек үк булмаса да, бу парк шәһәребезгә нур өстенә нур булды. Кайчан барма, анда өлкән яшьтәгеләр дә, яшь-җилкенчәк тә һава сулый, күңел ача. Минем үзем шундый начар кешеме соң, белмим, тик паркны атлап керүгә үк, парк планы күрсәтелгән элмә тактада татарча язылган язуда ялгыш таптым. «Пешеходный фонтан»ны «Җәүле фонтан» дип «саф татарча» язып куйганнар. «Җәяүле» дип язарга теләгәннәрдер, бәлки? «Бер кашык дегет бер мичкә балны боза», дигәндәй, нәкъ менә шул язу чекерәеп күзгә кереп тора. Кәеф төште, паркның матурлыгы да күзгә чалынмый башлады.
Инде ничә ай буе шул хаталы язу каршы ала паркка килгән кунакларны. Әллә укып та торучы юк... Хатаны күрүгә, парк җитәкчелегенә барып әйтимме әллә, дигән идем дә, кире уйладым. Әйтерсең, Түбән Камада миннән башка татарча белүче юк. Кемдер шуны тикшергән булып, эш күрсәтеп, акча да алгандыр әле. Миңа димәгәе, торсын шунда үз урынында, түбәнкамалыларның ни дәрәҗәдә татар телен «яратулары» хакында дәлил булып.Ә шәһәр тулы эленгән реклама такталары, урам исемнәре үзе бер тарих...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев