Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күңел хатирәләрен яңартып

Узган шимбә кичендә Халык иҗаты йортында Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына багышланган беренче зур кичә үткәрелде. Анда шәһәрнең беренче төзүчеләре, предпри-ятиеләр һәм учреждениеләр ветераннары - инде еракта калган 60нчы - 70нче елларда Кама буенда шәһәр һәм химкомбинат төзергә килгән кешеләр чакырылган иде. - Бүгенге кичә белән без шәһәребезнең...

Узган шимбә кичендә Халык иҗаты йортында Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына багышланган беренче зур кичә үткәрелде.
Анда шәһәрнең беренче төзүчеләре, предпри-ятиеләр һәм учреждениеләр ветераннары - инде еракта калган 60нчы - 70нче елларда Кама буенда шәһәр һәм химкомбинат төзергә килгән кешеләр чакырылган иде.
- Бүгенге кичә белән без шәһәребезнең 50 еллыгына багышланган тантаналарны ачып җибәрәбез. Юбилей елы ахыргача күтәренке рухта узсын иде. Шәһәребезне кемнәр төзегәнен күрсеннәр өчен, бүген бирегә яшьләрне дә чакырдык, - диде муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин.
Тамаша залына керер алдыннан, кичәгә килгән һәркем фойедагы күргәзмәләр белән кызыксынып танышты. Түбән Кама тарихын чагылдырган бу экспонатларны күргәч, шәһәр ветераннары үзләренең яшьлегенә кайтып килгәндәй булды, ә яшьләр шәһәребез тарихы турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды.
Сәхнәдәге театраль-ләштерелгән тамаша да хатирәләрне яңартты: чаналы тракторлар «поезд»ы килү, беренче митинг, төзелешкә нигез салыну... 1968 елда төшерелгән «Звезды на Нижнекамском» дигән документаль фильмны күрсәтү дә чын сюрприз булды. Бу фильм халыкка 70нче еллардан бирле күрсәтелмәгән.
Түбән Каманың шәһәр статусы алуына 50 ел тулачак 22 сентябрьгә кадәр әле тагын күп кенә бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырылган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X