Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Кайсыгызның кулы җылы?..»

Нәни Софьяның сәламәтлеге бүген мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә бәйле. Йә, кайсыларыгызның кулы җылы?

1 яшь тә 2 айлык Софья Швецованың бер колак яфрагы һәм аның эчендәге ишетү юлы бөтенләй юк.  Сабыйга битараф булмаган кешеләр ярдәме кирәк.

– Софья – көтеп алынган бала. Йөкле чагымда миңа тайпылышлар турында әйтүче булмады, барлык анализлар һәм тикшерүләр буенча нәтиҗәләр яхшы иде. Баланы табу авыр булмады. Кызымның тайпылышы турында ул тугач ук белдем, – ди әнисе Екатерина Швецова.

Ана кешегә бу сүзләрне әйтү никадәр авыр! Зәңгәр күзле сөйкемле йөзле сабыена карап күпме күз яше түккәндер ул... Бер яшьлек баланың берничә бик җитди диагнозы бар: өченче дәрәҗәдәге микротия, сул як ишетү юлы атрезиясе,  дүртенче дәрәҗәдәге колакка катылык (чукраклык).

Софьяның бер колагы ишетә, ул әти-әнисенең китап укыганын, җырлаганын тыңларга ярата, биергә тырыша. Кызчык дөньяны үзенчә танып белергә омтыла. Гаилә исә моның өчен бар тырышлыгын куя, чөнки, гадәттә, мондый балаларның үсеше тоткарлана, алар соң сөйләшә башлый.

– Софья урында ориентлаша алмый. Ул бер бүлмәдә булып, мин аны кухнядан чакырсам, кызым бөтенләй башка бүлмәгә барырга мөмкин. Ул тавышның каян килгәнен аңламый. Ә бу бик куркыныч: әйтик, машинаның кайдан килүен аңламаса?.. – ди әнисе.    

Гаилә баланы дәвалар өчен төрле табибларга мөрәҗәгать итеп караган.  Операцияне Россиядә дә башкарып була. Колак яфрагын кабырга кимерчәгеннән ясыйлар, ә ишетү юлын дрель белән ачалар икән. Тик, баланың кабыргаларына зыян килергә, ә сабый ишетү сәләтен бөтенләй югалтырга мөмкин. 

Швецовлар Америка Кушма Штатларындагы Пало-Альто шәһәрендәге бер институт белән элемтәгә кергәннәр.  Анда эшләүче табиб Роберсон Софьяга колак яфрагын  ясарга гына түгел, ишетү сәләтен кайтарырга вәгъдә биргән. Клиникада операцияне – лазер белән, ә имплантны заманча материаллардан ясыйлар. Кызга өч яшь туласын гына көтәргә кала. Әмма операция түләүле һәм 87 мең доллар, ягъни 6 миллион сумнан артык тора. Яшь гаиләнең билгеле кадәр акчасы  юк.

– Кешедән акча сорау авыр, ләкин безнең башка чарабыз юк. Яңа елга кадәр 5 мең доллар, безнең акчага күчергәндә, 380 мең сум түләп куярга кирәк, юкса аннары операция бәясе күпкә артачак, – дип аңлата Екатерина.

Әлегә кирәкле суммадан 100 процентның 5 проценты – 4 меңнән артык доллар җыелган. Ләкин гаилә өметен югалтмый, социаль челтәрләрдә аңлату эшләре алып бара. “Тамчыдан күл җыела”, ди халык.  Әгәр дә Софьяга ярдәм итәргә теләсәгез, акчаны 4276 6200 2058 8244 номеры буенча Сбербанк картасына күчерә аласыз, карта Екатеринаның кәрәзле телефон номерына бәйләнгән (8-987- 421-79-94).

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев