Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кайгыртабыз, эшлибез, камилләшәбез

Түбән Камада эшләр һәм яшәр өчен табибларга уңай шартлар тудырыла. Яңа проектлар тормышка ашырыла. Шул ук вакытта проблемалар да кала бирә. Шушы көннәрдә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында киңәшмә узды. Түбән Кама муниципаль районы халкы сәламәтлеген саклау өлкәсендә 4739 кеше эшли, шуларның 709ы - табиблар, 2404е - урта...

Түбән Камада эшләр һәм яшәр өчен табибларга уңай шартлар тудырыла. Яңа проектлар тормышка ашырыла. Шул ук вакытта проблемалар да кала бирә. Шушы көннәрдә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында киңәшмә узды.
Түбән Кама муниципаль районы халкы сәламәтлеген саклау өлкәсендә 4739 кеше эшли, шуларның 709ы - табиблар, 2404е - урта медицина белгечләре. Табиблар белән комплектлау 57 процент тәшкил итә. 10 мең кешегә 26 табиб туры килә.Түбәнкамалыларның 66,9 проценты гына медицина ярдәменнән канәгать.
Быел үзәк дәваханәгә эшкә 62 белгеч килгән. Барлыгы 36 кеше эштән киткән, шуларның 14е - башка шәһәрләргә күченгән. Бу факт Түбән Камада медикларга эшләр һәм яшәр өчен уңай шартлар тудырылуга бераз шик тудыра.
«Әлеге мәсьәләне җентекләп тикшерү кирәк. Ни өчен белгеч эштән китә? Моның сәбәбе бар. Профессиональ кадрлар булмый торып, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләүнең мәгънәсе юк», - дип ассызыклады Айдар Метшин.
2009 елдан башлап медицина хезмәткәрләренә 381 квартир бирелгән. Шуларның 210ы - социаль ипотека, 22се -кичектергесез ярдәм программасы буенча, 43е - өчьяклы килешү буенча; 25е - «служебный» торак, 9ы «Земский табиб» программасы буенча бер миллион сум.
Адель Вафин әйтүенчә, шәһәрдә эшләп килүче «Арендалы торак» программасы аерым игътибарга лаек. Әлегә аның буенча хәтта Татарстан башкаласы да эшләми.Министр икенче поликлиникада булды. Биредә ул табиблар һәм шәфкать туташлары белән очрашты. Алар «Корпоратив университет» программасы буенча фикер алыштылар. Яңа проектның нигезендә - медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты һәм авыруларның табиблар эшеннән канәгать булулары. Тү-бән Камада шулай ук «Дустанә поликлиника» программасы да тормышка ашырыла. Аның ярдәмендә авыруларга карата мөнәсәбәт тулысынча үзгәрергә тиеш.
Капиталь ремонт тәмамлангач, поликлиникалар башкача эшли башлар дип көтелә: регистратуралар бөтенләй булмаячак, карталарны саклау өчен махсус урын булдырылачак, эш графигы да авыручылар теләкләренә нигезләнеп төзеләчәк. Эш «һәрбер кешене кайгыртабыз, команда белән эшлибез, камилләшәбез» принцибына нигезләнгән булырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев