Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Каян килгән?

Узган атнада түбәнкамалылар шәһәрдә чыккан сасы искә зарландылар. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте гаеплене ачыклаган.

Анализлар күрсәткәнчә, һавага зарарлы матдәләрне «Водоканал» чыгарган икән. Шәһәр коесы янында этилацетатның күрсәткече дүрт тапкырга артык. Хәзерге вакытта «Водоканал»да административ тикшерү эше алып барыла. Беренче чиратта, шәһәр коллекторында этилацетатның, ягъни этанол белән серкә кислотасы кушылмасының каян килеп чыкканлыгын ачыкларга кирәк. Әлеге матдәнең парлары күзләр һәм сулыш алу органнарының лайлалы тышчасына начар тәэсир итә, тирегә эләксә, дерматит һәм экзема авыруын китереп чыгарырга мөмкин. Гаеплеләр арасында пычрак суларын агызып күчерүгә «Водоканал» белән килешү төзегән машиналар юу яки ягулык белән тәэмин итү оешмалары да булырга мөмкин. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев