Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Калада кунакта булганнар

Колмакчылар эшли генә түгел, ял да итә белә. Алар сентябрьдән майга кадәр һәр сишәмбе ки-тапханәче Дания Гайфиева оештырган «Аралашу клубы»на йөри. Әле күптән түгел Түбән Камага экскурсиягә барып кайтканнар. -Әби-бабайларның Түбән Камага экскурсиягә барырга теләвен белгәч, ярдәм итүче табылды, - ди Дания ханым. - Депутатыбыз Марат Газизов автобус юнәтте, моның...

Колмакчылар эшли генә түгел, ял да итә белә. Алар сентябрьдән майга кадәр һәр сишәмбе ки-тапханәче Дания Гайфиева оештырган «Аралашу клубы»на йөри. Әле күптән түгел Түбән Камага экскурсиягә барып кайтканнар.
-Әби-бабайларның Түбән Камага экскурсиягә барырга теләвен белгәч, ярдәм итүче табылды, - ди Дания ханым. - Депутатыбыз Марат Газизов автобус юнәтте, моның өчен рәхмәт аңа. Колмакчыларны Красный Ключ бистәсендә Әхсән Фәтхетдинов исемен-дәге музейда аның директоры Дания Вәлиева каршы алган. Аларга бөек рәссам, сынчы, аның эшләре турында сөйләп, экскурсия уздырган. Түбән Кама кунаклары шулай ук Изге чишмә янында да туктаган. Дога кылып, теләкләр теләдек, алып килгән савытларга су алдык, - дип дәвам итә Дания Гайфиева. - Андагы матурлыкны сөйләп бетерерлек түгел. Чыннан да, Түбән Кама бик үзгәрде.
Сөләйман кафесында ашап-эчеп алгач, колмакчылар Г.Тукай исемендәге китапханәгә юл алганнар. Аларны китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова каршы алган, экскурсия уздырган. Ул шулай ук «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары һәм шагыйрьләре - Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Роза Шәехова катнашында кичә дә оештырган.
-Алар белән очрашу бик кызыклы булды, әсәрләрен уку - бер нәрсә, ә үзләре белән күзгә-күз күрешеп сөйләшү, тормыш юллары, иҗатка ничек килүләре турында тыңлау - бөтенләй башка, - ди Дания Гайфиева.
Түбән Камага сәфәр Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркына экскурсия белән тәмамланган. «Гаилә» паркына бару теләге дә булган-булуын, тик арылган икән. Дания Гайфиева әйтүенчә, әбиләр һәм бабайлар үзләрен чит илгә барып кайткан кебек хис иткәннәр. Хәзер исә Изге Болгарга сәяхәт кылырга хыялланалар.
-Аралашу клубы ике ел эшли. Атна саен алдан сайланган тема буенча, мәсәлән, берәр язучының туган көне яки Парклар елы уңаеннан әңгәмә уздырам, - дип аңлата Дания ханым. - Шаян кичәләр дә була. Февральдәге «Гашыйклар көне»ндә «Нәрсә ул мәхәббәт?» темасы буенча фикер алыштык. Клубта шулай ук туган көн, төрле бәйрәмнәр уңаеннан чәй мәҗлесе оештырабыз. Иң өлкәнебезгә 92 яшь. Мондый зур эштә, әлбәттә, ярдәмсез булмый. «Аралашу клубы» эшенә Колмакчы мәдәнияте йорты директоры Миләүшә Исмәгыйлева, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Камалова зур өлеш кертәләр. Ә авыл халкы түземсезләнеп сентябрь җитүен, клуб очрашуларын көтә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Колмакчылар Тукай паркында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев