Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Каенлы авыл җирлегендә янгынга каршы режимны үтәү мәсьәләләре буенча оператив район штабы киңәшмәсе узды

Киңәшмәдә шәһәр җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Каенлы авылындагы янгын сүндерү депосында ут сүндерү өчен барлык җиһазлар тәртиптә. Бу хакта Түбән Кама мэры Айдар Метшин да әйтте.

Районда тугыз үзирекле янгын сүндерү командасы, янгынга каршы хезмәтенең ике часте һәм Югары Уратма авылында муниципаль янгын сүндерү сагы эшли. Ут чыккан очракта иң беренчеләрдән ярдәмгә нәкъ менә алар ашыга, өстәвенә халык арасында аңлату эшләре алып бара.

Мондый чакта куркыныч бигрәк тә табигатькә яный. Шуңа күрә беренче чиратта урамнарны чүпләрдән, бакчаларны коры яфрак-ботаклардан арындыру, язгы кыр эшләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим.

– Янгын еш очракларда ут белән саксыз кылану, электр үткәргечләрнең, мичләрнең төзек булмавы сәбәпле чыга, ут төртү очраклары да бар. Түбән Камада 34 янгын теркәлгән, шуның 8е – бакчачылык ширкәтләрендә, калганнары – авыл җирлекләрендә, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр буенча урынбасары Радик Шәйдуллин.

Очрашу вакытында коронавирус темасы да читтә калмады. Авылларда куркынычсызлык чараларына зур игътибар бирелүен Түбән Кама башлыгы хуплады.

Киңәшмәдә авылда эшмәкәрлекне активлаштыру турында да сөйләштеләр. Тик ярдәмне фермалар ачып эшләүчеләргә генә түгел, ә яңа гына эшли башлаучыларга да күрсәтергә кирәк.

Моннан кала, авыл җирлекләре башлыклары белән килешүгә имзалар куелды. Килешү үз эченә мини-фермалар төзелешен, кооперативка керүне һәм эшкәртү өчен яшелчә җыеп тапшыруны ала.

Бүгенге көнгә районда 80 крестьян-фермерлык хуҗалык теркәлгән, шуларның 43е терлекчелек белән шөгыльләнә, дүрт кооператив эшли. 11 миниферма төзелгән, быел тагын кимендә 18 мини-ферма төзелергә тора. Җитештергән продукцияне сату мөминлеге тудыру максатыннан, быел шәһәрдә агропарк ачарга ниятлиләр.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев