Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кабул итә башладылар

Консультация-диагностика поликлиникасы (Актүбә ур., 11нче йорт) капиталь төзәкләндерүдән соң өлешчә эшли башлады. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр табиблар авыруларны 2нче поликлиникада кабул итте. Әлегә медицина учреждениесенә 1нче консультация-диагностика поликлиникасы табиблары - кардиологлар, эндокринологлар, неврологлар, гастроэнтерологлар, аллерголог күченде. Шунда ук вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе һәм ташламалы даруларга рецепт язып бирү кабинетлары ачылды....

Консультация-диагностика поликлиникасы (Актүбә ур., 11нче йорт) капиталь төзәкләндерүдән соң өлешчә эшли башлады. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр табиблар авыруларны 2нче поликлиникада кабул итте.
Әлегә медицина учреждениесенә 1нче консультация-диагностика поликлиникасы табиблары - кардиологлар, эндокринологлар, неврологлар, гастроэнтерологлар, аллерголог күченде. Шунда ук вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе һәм ташламалы даруларга рецепт язып бирү кабинетлары ачылды. Мидә кан әйләнеше бозылу авыруын кичергәннәрне динамик күзәтү кабинеты да урнашкан. Бер көнлек операция бүлмәсе әлегә эшләми. 2нче бүлек белгечләре арасында 2нче поликлиникада кабул итүчеләр дә бар. Травмпункт табиблары Актүбә урмындагы 13а йортта урнашкан 2нче корпуста кабул итә.
Консультация-диагностика поликлиникасында кабинет саннары һәм табибларның кабул итү вакыты үзгәрде. Тулырак мәгълүмат ТР Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырылган. Хәзер бинада капиталь төзекләндерүнең икенче этабы башланды.
Түбән Кама районы үзәк дәваханәсе җитәкчелеге вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев