Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ижау гүзәле – Түбән Камадан

22 яшьлек якташыбыз Диләрә Гыйльметдинова Ижауда узган «Татар кызы-2018» бәйгесендә җиңгән. Конкурста катнашырга 30 кыз теләк белдерсә дә, нибары 8е генә финалга чыга. Аларның татар телен, мәдәниятен, халкыбыз тарихын белү дәрәҗәсенә, уңганлыкларына, сәләтләренә мәртәбәле жюри әгъзалары бәя биргән. Диләрә Түбән Каманың 14 нче лицеенда юристлык сыйныфында белем ала. Ул көрәш...

22 яшьлек якташыбыз Диләрә Гыйльметдинова Ижауда узган «Татар кызы-2018» бәйгесендә җиңгән. Конкурста катнашырга 30 кыз теләк белдерсә дә, нибары 8е генә финалга чыга. Аларның татар телен, мәдәниятен, халкыбыз тарихын белү дәрәҗәсенә, уңганлыкларына, сәләтләренә мәртәбәле жюри әгъзалары бәя биргән.
Диләрә Түбән Каманың 14 нче лицеенда юристлык сыйныфында белем ала. Ул көрәш алымнарын һәм атарга өйрәнә, автоматны сүтеп җыя белә. Шулай да медицинаны сайлый. Шуңа күрә 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Ижау дәүләт медицина академиясенә укырга керә.
- Мәктәптә укыганда, академия күләмендә матурлык бәйгеләрендә катнашканым булды. Соңгысында җиңдем дә. Әмма иң дәрәҗәлесе - монысы, әлбәттә. «Татар кызы» конкурсы бездә ел саен уздырыла. Анда үземне күптән сынап карарга теләдем. Әмма кастингка бара алмадым, бу вакытта академиядә мюзикл куя идек. Репетицияләрнең кызган чагы. Өстәмә сайлап алу туры үткәрәбез дип, чакырып алдылар. Баргач, алдагы этапка уздым, - ди кыз.
Бәйгедә катнашырга теләвен белгәч, әти-әнисе, сеңлесе Айсылу бик шатлана. Әзерлек эшләрендә ярдәм итәләр. Фотосессия өчен милли кием кирәк дигәч, аны табып, Түбән Камадан Ижауга илтәләр. Сәхнәдә чыгыш ясар өчен күлмәкне дә бергә эзлиләр. Көн саен шалтыратып, конкурска әзерлек барышы белән кызыксыналар.
Гомумән, бәйгедә катнашучы кызларга җиңел булмый. Алар татар теле буенча имтихан тота, инша яза, калфак һәм изү чигә. Кызларны үзләрен дөрес тотарга, бизәнергә өйрәтәләр. Гүзәлләр сәхнәдә осталыкларын да күрсәтергә тиеш була. Диләрә «Кара пулат» (композитор Илмир Низамов) операсыннан «Нәргизә» ариясен башкарып, жюри әгъзаларын таң калдыра.
- Түбән Камада яшәгәндә, мин «Мечта» балалар-хор мәктәбендә Ольга Михайловна Саперовада шөгыльләндем. Тавышым, сәхнәдә үземне тотышым - аның хезмәте, - ди ул.
Якташыбыз әйтүенчә, җиңү турында хыялланса да, үзен җиңүче дип игълан иткәч, башта аңламыйча тора. Аннары шатлана, каушап та кала. Бу вакытта залда утырган туганнарының, дусларының шат йөзләрен күреп ала.
Диләрә фикеренчә, чын татар кызына туган телен, халкы тарихын, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен белү зарур. Ул милли ашлар пешерергә, иренә -әйбәт хатын, ныклы терәк, балаларына үрнәк ана булырга тиеш. Планнары турында да сораштым.
- Максатым - табиб булу, шуңа күрә беренче чиратта, әлбәттә, укуыма игътибар бирәм. Шул ук вакытта Россиякүләм «Татар кызы» конкурсына да әзерләнергә кирәк. Барысына да өлгерермен дип уйлыйм, - ди Диләрә.
Фото Диләрә Гыйльметдинова шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев