Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Июль: шатландырырмы, кайгыга салырмы?

Төп кануннар илдә елына ике тапкыр гамәлгә керә: зур үзгәрешләр халыкны гадәттә гыйнвар һәм июль айларында көтә. Моңа пенсия индексацияләре, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре бәяләре арту һ.б. керә.ё

Ә быел июль безне нинди яңалыклар белән каршы алды? Депутатлар нәрсәләр әзерләгән? Бергәләп күз салыйк әле.
Елдагыча, безне торак-коммуналь хез-мәтләренең кыйммәтләнүе көтә. Төрле өлкәләрдә алар 3 проценттан 6 процентка
артачак. Гыйнвар аенда Түбән Кама җитәкчеләре «июль аеннан коммуналь
хезмәтләр өчен 3,6 процентка гына күбрәк түләрбез», дип вәгъдә иткән иде. Август аенда квитанцияләр килгәч, күрербез инде. Сүз уңаеннан, быел «акыллы
» электр исәпләү җиһазлары урнаштыра
башлаячаклар. Алар күрсәткечләрне автомат рәвештә диспетчерлык пунктына
ук тапшыра икән.
Сөтне һәм сөттән ясалган ризыкларны яңа таләпләр буенча сату дәвам итәчәк. Кибеттә сөт ризыклары («БЗМЖ») сөтне алмаштыргычтан ясалганнарыннан аерым
торырга тиеш. Бу хакта сатып алучыларга
җиткерүче мәгълүмат кибетләрдә эксперимент рәвешендә урнаштырыла башлаган инде. Киләсе елдан сөт ризыкларына
махсус маркировка салына башлаячак.
Аяк киеме тартмасына QR-коды куелачак. Телефонда «Честный знак» кушымтасын урнаштырып, аның аша бу аяк киеменең маркасын, ул ясалган ил, материал һ.б. турында
мәгълүмат белергә мөмкин.
Электрон товарларны сатучылар аңа Россия программалары куярга тиеш булачак.
Әгәр дә алар куелмаса, товарны сату тыела.
Пенсия яшен арттыру программасы дәвам итәчәк. Реформа 2019 елда башланган
иде. Аның кысаларында лаеклы ялга чыгу яше 5кә артачак. Ярты ел саен арта барып, реформа 2024 тәмамланыр дип көтелә.
Үзмәшгульлек буенча законны 2019 елда дүрт өлкәдә (шул исәптән, Татарстанда) кертеп караганнар иде. Тәҗрибә уңышлы дип табылды булса кирәк, чөнки 2020 елның 1 июленнән ул Россиянең барлык
өлкәләренә дә гамәлгә кертелде. Үзмәшгуль, телефонына махсус кушымта
урнаштырып, шәхси затларга хезмәт күрсәткән өчен 4 процент, юридик затларга
хезмәт күрсәткәндә, 6 процент салым
түли. Әмма үзмәшгуль статусын айлык
кереме 2 миллион сумнан артмаган кеше генә алырга мөмкин.
1 июльдән төрле өлкәләрдә урнашкан бер банк аша акча күчергәндә комиссия
алынмаячак. Кредит бирүчеләр дә моннан соң базарның урта күрсәткечлә-
рен исәпкә алырга тиеш була. Ставка-
сы да 30 проценттан арттырылмас.
Ә ипотека алучы, авыр финанс хәл ки-
леп чыккан очракта, банктан ярты елга кадәр ипотека каникулы сорый ала.
Инвалид балалар өчен пособие артып,
10 мең сум тәшил итәчәк. Социаль
түләүләргә исә махсус кодлар билгеләнәчәк. Мондый алым суд прис-тавларына бурычны каплар өчен бу счетларга арест салырга мөмкинлек бирмәячәк.
Тагын бер яңалык транспортка кагыла. 18 яшькә кадәрге балаларны йөртүче автобусларның куллану вакыты 10 елдан артмаска тиеш. 1 июльдән машинага
«инвалид» билгесен медицина-экспертиза
бюросында бирми башладылар. Машина кую урыннарында инвалидларга
автомобильләрен бушлай куяр өчен, Пенсия фонды сайтындагы яки Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына
гариза язып җибәрергә, шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Автомобиль турында мәгълүмат (номеры, маркасы) инвалидларның федераль
реестрында урнаштырылачак. Анда
1 генә машинаны кертеп була. Исемлеккә кертелгәнче, машинада «инвалид» билгесе
булырга тиеш (әгәр дә моңа кадщр бирелгән булса).

Лилия Заһретдинова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев