Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җитди мәсьәләләр күтәрелде

Түбән Кама районында татар телен һәм милли мәдәниятне саклау мәсьәләләре буенча Бердәмләштерү Киңәшмәсе әгъзаларының чираттагы күчмә җыелышы НТР медиахолдингында узды.

Түбән Кама Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов җитәк-челегендә килгән җәмәгатьчелек вәкилләре өчен башта компания буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар телестудияне һәм аның җиһазланышын карадылар, DFM радиостудиясендә, «Яңалыклар» хезмәтендә, «Туган як» һәм «Нижнекамская правда» редакцияләрендә һ.б. бүлекләрдә булдылар.
Соңыннан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама-информ» филиалы җитәкчесе Наталья Реджеп-Алиева Бердәмләштерү Киңәшмәсе әгъзаларының күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Анда, аерым алганда, татар телен саклау һәм үстерү буенча  телевидение һәм басма мәгълүмат чараларының мөмкинлекләрен арттыру мәсьәләләре күтәрелде.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев