Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Интернет аша өйрәнгән

Түбән Каманың агропромышленность көллияте студентлары республикакүләм конкурсның «Ел проекты» номинациясендә җиңү яулаганнар. «Татар-IT» сайты авторлары әйтүенчә, татар телен Интернет ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнеп була. Сайтта тәрҗемәче һәм кагыйдәләр урнаштырылган. «Татар-IT» сайты авторларының берсе - Тимур Тарасов Түбән Кама агропромышленность көллиятендә программист һөнәрен үзләштерә. Әлеге уку йортында 1нче һәм 2нче...

Түбән Каманың агропромышленность көллияте студентлары республикакүләм конкурсның «Ел проекты» номинациясендә җиңү яулаганнар. «Татар-IT» сайты авторлары әйтүенчә, татар телен Интернет ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнеп була. Сайтта тәрҗемәче һәм кагыйдәләр урнаштырылган.
«Татар-IT» сайты авторларының берсе - Тимур Тарасов Түбән Кама агропромышленность көллиятендә программист һөнәрен үзләштерә. Әлеге уку йортында 1нче һәм 2нче курста татар теле дәресләре укытыла. Рус егетенең тел белән кызыксынуы шул вакытта башланган. Теләктәш дуслар да табылган. Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназия укучылары белән берлектә алар сайт булдырганнар.
- Мин алар белән Казан тирәсендәге «Байтик» компьютер лагерында таныштым. Без бергә төрле проектлар әзерләдек. Миңа татар телен өйрәнү буенча сайт булдырырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым, - ди Тимур.
Ел ярым вакыт эчендә «Tatar-IT» дигән сайт эшләнелгән. Аның дизайн-макетын, структурасын студентлар үзләре уйлап тапканнар. Ә мәгълүмат туплауда тел белгечләре, Интернет ярдәмгә килгән.
- Без бу проект белән дәреснең төрле этапларында эшлибез. Рус төркемнәре өчен бик уңайлы һәм җиңел үзләштерелә, - дип аңлата Түбән Кама агропромышленность көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Мөхәммәдиева.
Хәзер «Татар-IT» онлайн-сервисы уңышлы гына эшләп килә. Студентлар әлеге проект белән төрле конкурсларда җиңү яуларга өлгергәннәр. Шуларның соңгысы - «Достижение года» республикакүләм бәйгедә «Ел проекты» номинациясендә.
«Тел белү - байлык, «Телләр белгән - илләр гизгән», ди халык мәкальләре, тел белгән кешенең кайда да югалмавына ишарәләп. Ә Татарстанда яшәп, ипи-тозлык булса да татарча белмәү беркемне дә бизәми. Әлеге сайт ярдәмендә теләге булган һәркем аз-маз булса да татарча сөйләшергә өйрәнер, дигән фикердә проект авторлары.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев