Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Инстаграм»да уңышлы эшлиләр

20 ноябрьдә Казанның «Пирамида» мәдәникүңел ачу комплексында«Белем.ру» татар мәгарифе порталы уздырган XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдән Гөлназ Шалафаева белән Яна Патмаева да катнашты.

Шулай итеп, 2020 елның 20 ноябре Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең хезмәт коллективы өчен истәлекле көн булып тарихка кереп калыр. Аның «Инстаграм» социаль челтәрендәге «Китап.нк» аккаунты XI дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең «Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты» номинациясендә өченче урын яулады. Әлеге аккаунтның авторы – Гөлназ Шалафаева, аның уң кулы – Яна Патмаева. Аккаунтның татар телендә генә алып барылуын да әйтеп китәргә кирәк. Бу «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең төп шарты булып тора. «Китап.нк» аккаунтында китапханәдә узган чаралар, китап укучылар белән әңгәмәләр урнаштырыла. Әлбәттә, алгы планга Татарстан, җирле язучыларының китапларын, китапханәгә кайтарылган яңа китапларны тәкъдим итү бурычы куела. Коронавирус белән бәйле пандемия чорында язучылар белән туры эфир уздыру да гамәлгә керде, алар да безнең аккаунтта урын ала.

Нурисә Габдуллина

Фото: https://vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X